Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Зурлап үткәрәчәкләр

Кама Аланы 36 еллыгын билгеләп үтәргә җыена. Шимбә көнне анда зур чаралар уздыру планлаштырыла.

Бәйрәм 14.00 сәг. «Олимпия» боз сараенда башлана. Елдагыча, бәйрәмне ачу тантанасы, демонстрация, шулай ук төрле предприятие һәм оешма хезмәткәрләрен бүләкләү, бу көнне өйләнешүчеләрне котлау көтелә. 16.00 сәг. лотерея уйнатылачак, сәхнәдә исә җирле артистлар чыгыш ясаячак, балалар һәм яшьләр өчен спорт уеннары, аттракционнар оештырыла, балалар кафесы эшләячәк. Боз сарае янында сәүдә булачак, шулай ук кул эшләнмәләре ярминкәсе, мастер-класслар, «Мәктәпкә җыенырга булыш» хәйрия акциясе оештырыла. 
19.00 сәг. «Олимпия» боз сараенда кичке программа башлана. Җирле, Түбән Кама һәм республика башкаласы артистлары катнашында концерт булачак.  

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев