Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Зур юбилей алдыннан

Түбән Камага РСФСРның атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Альберт Нурулла улы Әсәдуллин килде. Рәссам-архитектор белеме алган егет кинәт язмышын музыка белән бәйләргә була. Узган гасырның 80 нче елларында дан казанган әлеге җырчы тамашачыларга «Дорога без конца», «Мальчик с девочкой дружил» һ.б. җырларны, татар халык җырларын, рок-опералар, романслар башкаручы буларак билгеле.

Шушы көннәрдә артист шәһәребезгә килеп китте. Билгеле булганча, ул үзе турында фильм төшерә. Беренче сентябрьдә әлеге шәхес 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу нисбәттән, зур гастрольләр планлаштырган. Шул ук вакытта үз иҗаты турында фильм әзерли.
– Әлеге фильм кеше, аның уй-фикерләре, язмышы, тормыш юлы турында. Бу юл елганы хәтерләтә: төрле киртәләргә, шарлавыкларга очрый, бөгелә-сыгыла, ә кайдадыр тыныч ага. Һәркемнең үз елгасы, – дип уйлары белән уртаклаша артист.
Төшерүче төркеме белән Альберт Әсәдуллин Түбән Камада бары бер көн эшләде. Бу кадрлар документаль фильмның бизәге булыр дип ышанасы килә. Барлыгы анда Татарстанның җиде шәһәре күренешләре урын алачак. Төшерү Казанда ел ахырында тәмамланачак. Фильм премьерасы киләсе елның февраль башында булачак. Юбилее уңаеннан, Альберт Әсәдуллин Татарстан һәм Россия буенча зур гастрольләр әзерләгән. Ул Түбән Камага да килергә ниятли. 
Соңгы елларда артист «Петербург-концерт» Дәүләт концерт-филармониясендә чыгыш ясый. Хәзерге вакытта ул   Всеволожск районында үз йортында хатыны Алена, кызлары Алина һәм Алиса белән яши. Шуларның берсенә – тугыз, икенчесенә җиде яшь. Әтиләре киләчәктә аларны «яхшы кешеләр итеп күрергә тели». Беренче никахтан туган өлкән улы рәссам булып эшли.
Фотода: А.Әсәдуллин.
Кристина Матвеева фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X