Туган як

Зур сынаулар аша

Мәүлет абый Сибгатуллин (фотода) сугыш турында сөйләргә яратмый. Балалары сораулар бирсә дә, сүзне икенчегә бора. 9 Май алдыннан аны ел саен мәктәпкә чакыралар, ә ул барудан баш тарта. Мәүлет абыйның артиллерист булуы, уң җилкә башы Белоруссиянең Витебск шәһәрендә яралануы кебек берничә факт кына билгеле. Ул III дәрәҗә «Бөек Ватан сугышы» ордены, «Жуков», «Японияне җиңгән өчен» медальләре, Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

Мәүлет абый 1924 елның 3 гыйнварында Аксубай районының Яңа Ибрай авылында Сибгатулла белән Мәрфуга гаиләсендә дүртенче бала булып туа. Аннары дөньяга тагын ике балалары килә. Мәүлеткә алты яшь тулганда, күмәкләшү чоры башлана. Халыкны башта ирекле рәвештә, аннары көчләп колхозга кертә башлыйлар. 
Сибгатуллалар гаиләсе урта хәллеләр исәбенә керә: зур капкалы алты почмаклы йортта яши, йорт тутырып мал-туар асрый, җир кишәрлекләре дә шактый. Шуңа да әтиләре тир түгеп, көч һәм хезмәт куеп туплаган зур хуҗалыгы белән бүлешергә теләми. Нәтиҗәдә, гаиләнең бар мөлкәтен дә тартып алалар. Өйләрендә балалар бакчасы ачалар.
Гаилә (Мәүлетнең ике апасы кияүгә чыккан була) дүрт бала белән Федоровка поселогы янындагы урманга күченергә мәҗбүр була. Бу аларны мәктәптә белем алу мөмкинлегеннән мәхрүм итә. 
Татарларда «рәнҗеше төшкән» дигән сүз бар. Чыннан да, әти-әни, сабыйларның күз яше төшепме, балалар бакчасы яна. 1940 елда алар авылга кайта. Сибгатулла колхозга керми, гаиләсен туендырыр өчен, еш кына читтә, Чирмешән районында төрле эшләрдә хезмәт куярга мәҗбүр була. 1941 елның июнендә аны кулга алалар, хөкем итәләр. Гаиләдәгеләр аның күпмедер вакыт Казандагы төрмәдә утыруын беләләр, әмма бераздан Сибгатулланың эзе югала. Ноябрьдә үлеме турында хәбәр килә.
Аның өлкән улы Сөнгатулланы ФЗӨ гә җибәрәләр, шуннан ул сугышка китә һәм кире әйләнеп кайтмый. 1943 елда Мәүлеткә дә чират җитә. 1945 елда ул яралана, дәваланып аякка баса. Сугыш тәмамлангач та, Ерак Көнчыгышта биш ел буе урман кисә. 1950 елда туган авылы Яңа Ибрайга кайта, үз нигезен торгыза, йорт сала. Тагын бер елдан Мафирә исемле бер ятим кызга өйләнә. Ир колхозда пенсия яшенә җиткәнче җиң сызганып эшли. 1970 елда В.И.Ленинның 100 еллыгы хөрмәтенә «Хезмәттәге тырышлыгы өчен» юбилей медале белән бүләкләнә. Мәүлет алтын куллы ир була, колхозда да эшли, арба-чана да ясый. Яз көне чәчүдә катнаша, ә эш тәмамлангач, бригадир рөхсәте белән, Куйбышев (Самара) өлкәсенә – Шынталы, Кошкинский, Сергеевск районнарына китеп, йортлар, ферма, ындыр табаклары төзи. Биредә аны яхшы беләләр һәм көтеп алалар.
Мәүлет абый һәм Мафирә апа сигез бала тәрбияләп үстерәләр, белем алырга ярдәм итәләр, аларны олы тормыш юлына бастыралар. Мәүлет абыйның уллары аның ярдәмчеләре булып үсә. Олы улы Минәхмәт Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, районга белгеч булып эшкә кайта һәм бүгенге көнгә кадәр анда хезмәт куя. Факия һәм Мингали – Түбән Камада. Ә менә калган балалары  дөнья буйлап сибелгән. Минсәгыйть Инта (Коми республикасы) шәһәрендә төпләнә, шунда вафат була. Фаһирә – Ульян өлкәсендә, Минвәли – Дмитровградта, Салихҗан Калуга шәһәрендә яши. Мәүлемҗан  Октябрьскида мөфти урынбасары вазифаларын башкара. 
2004 елда Мафирә апа вафат була, биш елдан соң, авырый башлаган әтисен Мингали Түбән Камага алып килә. Мәүлет абыйның 17 оныгы, 13 оныкчыгы бар. Ерак яшәсәләр дә, балалары һәм оныклары ел саен 9 майда әтисе янына кайталар. Хәзер инде табын янына 40лап кеше җыела. 
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: