Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Эре панельле йортлар төзүче завод эшчеләре берничә ай хезмәт хакы алмый

Быел февраль аенда аларны түләүсез ялга җибәргәннәр, август җиткәч, эштән чыгарганнар.

Эш килешүләрен гамәлдән чыгарып, өч айга яңаларын төзегәннәр. Август-сентябрь аенда эштән чыгарган хезмәткәрләргә эш хакы әле дә түләнмәгән. Кешеләр инде берничә тапкыр прокуратурага да мөрәҗәгать иткән.

Соңгы тапкыр хезмәт хакын июнь өчен генә биргәннәр, әмма башта “дәгъвабыз юк” дип кәгазьгә имза куйдыртканнар. Гөлзифә Зәкиева бу предприятиедә әле дә эшли. Дүрт кеше өчен эшләсә дә, хезмәт хакы 12 мең сум тәшкил итә. Планны арттырып үтәсә, 18 мең дә алырга мөмкин. Эш шартлары да мактанырлык түгел: салкын, дым.
Завод директоры Илдар Нәфыйков акчаның “ялгышлык” белән салымнар буенча бурычларны капларга киткәнлеген аңлаткан.

Шәһәр прокуратурасы бу эш буенча июньдә җинаять эше кузгаткан булган. Ул вакытта предприятие бурычларны кайтарган. Хәзер оешма банкротлыкка чыгу процедурасын уза.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев