Туган як

«Зөләйха күзләрен ача»: китапмы, киномы, әллә?..

«Россия-1» каналында Гүзәл Яхина романына нигезләнеп төшерелгән «Зөләйха күзләрен ача» сериалын күрсәтү тәмамланды.

Сериалны караучылар икегә бүленде. Беренчеләр бу фильм татар халкын кимсетеп күрсәтә, бөтен кеше хәзер татарларны шундый дип кабул итәр, дип уйласа, икенчеләр биредә бары тик кеше, хатын-кыз язмышы сурәтләнгән дип саныйлар.
Үзем бу китапны интернетта өч ел элек укып чыккан идем. Әсәр шулкадәр начар икән дигән җирен күрмәдем. Шатланырга гына кирәк иде «Зөләйха күзләрен ача» романына төрле мөнәсәбәт турында... Инде күп укучылар бу китап турында оныта башлагач, әсәрнең экранлаштырылган варианты пәйда булды. (Фильмда катнашучыларның 70 проценты матбугат вәкилләре биргән сорауларга җавап биргәндә, әлегә китапны укымаганнары турында әйткәннәр иде).
Дөресен әйтергә кирәк, фильм турында йөз кешедә – йөз төрле фикер.Чөнки һәр кеше үз каланчасыннан күрә. Әлбәттә, тулаем алганда, фильм татар телен һәм мәдәниятен популярлаштыруга үз өлешен кертә. Без татар телен, татар җырын ишетәбез. Без генә түгел. Һәм моның киң телепрокатка чыгуның зыянына караганда файдасы күбрәк.
Һәрбер әсәр үз тормышы белән яши. Сериал яки фильм – башка әйбер, шуңа күрә сериал турында гына сөйлим. Монда барысы да ачык күренә инде. Бу – бәхетсез татар хатынының газапларын, түземлеген һәм чыдамлыгын күрсәтүче тарих. Фильмга баштан ук шундый бер төсмер бирелә, бөтен хикәя Чулпан Хамматова башкаруында газаплар күрүче хатын-кыз тирәсендә бара. Әмма ләкин иллюстратив хаталар бик күп – гримнан башлап, интерьерлардагы детальләргә кадәр зур кимчелекләр бар.
Үз милләтем вәкиле буларак безнең тарих «Зөләйха»да күрсәтелгәннәр белән охшаш булуын бер дә теләмәс идем. Фильм турында уңай фикерләр аз түгел, әмма тәнкыйтьләүчеләр күбрәк. Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова Facebook битендә болай дип язды: «Зөләйханы күтәрәбез, дип, бөтен милләтне түбәнәйткәннәр, аяк астына салып таптаганнар. Чөнки вәхши Мортаза да, аның анасы убырлы карчык та татарның җыелма образы буларак күрсәтелә. Вәхши, ерткыч татар шулай бетәргә тиеш – халык күңеленә шул фикер сеңдерелә. Дөньяга күзләрең ачылу өчен, бәхетле булу өчен шул вәхши татарны үтергән урыс куенына керепятарга кирәк икән… Татар ясап калдырган балаңа урыс фамилиясен бирергә кирәк икән. Үзеңә, нәселеңә дә урыс булырга кирәк икән…«Фәүзия Бәйрәмова шулай ук Чыңгыз Айтматовның бабалары салдырган Мәчкәрә мәчетендә урыс чекистларының зина кылу күренешен төшерүләренә зур нәфрәтен белдерде. Баш режиссер Егор Анашкин репрессияләнгәннәр исемлегенә бүгенге мөселман дин әһелләрен кертү фактын очраклы ялгышлык дип тануы да безне бик ышандырмый.
Минем үземне дә бу кинофильмдагы төрле деталь төгәлсезлекләре бик борчыды. Кайбер костюмнар, татар көнкүреше чынбарлыгына туры килми. Мәсәлән, Зөләйханың балалары күмелгән зират ни өчендер урман эченә урнашкан, кабер ташлары әллә нинди галәмәт зур. Кабер эченә бодай яшерү, сыерны балта белән чабып сую – безнең халыкка һич хас нәрсә түгел!
Шәхсән биш ел буе Казан университетында укуым сәбәпле, элеккеге Ленин (хәзер Кремлевская) урамында төшерелгән фильм эпизодларын кызыксыну белән карадым. Ничектер провинциаль театр сәхнәсендә урнаштырылган очсыз декорацияләргә охшашлык сизелә. Мәсәлән, баррикада (?) корылмасы, урамның уң ягында урнашкан КФУ ның күп катлы физфак корпусын әллә янгын каланчасы, әллә чиркәү манарасының макеты белән каплап куелган кадрлар бер дә күңелгә ятмады. Шулай ук фильм төшерә башлаганда университетка каршы урамга 3-4 машина пычрак балчык алып килеп чәчкәннәр икән. Режиссерлар уенча, анда 1917 елда тездән пычрак булган имеш... Казанда инде бер гасыр элек төп урамнарда таш җәелү, берничә дистә елдан конка һәм трамвай йөри башлавы турында белмәгәннәрме икән?
Фильмны төшерү өчен узган ел Кама буенда махсус төзелгән Семрук авылы декорацияләре шулай ук ниндидер «Потемкин авылларын« хәтерләтте. Сюжет буенча тайгада урман кисүчеләр үзләренә «ящик« тактасыннан гына бараклар, клублар төзегәннәрме икән? Анда бит кышын 40-50 градуслы салкыннар да була! Юри генә шунда хет бер-ике бүрәнә агачтан корылган бураызбалар күрсәтсәләр иде...
Әлбәттә, фильмның бәхәссез зур уңышлы яклары да бар. Фильмның «Ай былбылым» җыры белән башлануы, татарча сөйләшергә тырышулары да ошады… Шулай ук сәмруг кош турында мультипликация дә зур фәлсәфи мәгънәгә ия. Сергей Маковицкий, Роман Мадянов һәм Александр Бәшировлар рольләрен бик яхшы башкардылар. Роза Хәйруллина һәм Чулпан Хамматова үзләреннән килгәнчә бар актерлык осталыгын фильмга бирергә тырышканнар. Тик мин үз фикеремдә калам – кызганычка каршы, фильм татар киносы, татар дөньясы горурланырлык кинолента булып чыга алмаган…

Фото vk.com/tukai_nk сайтыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: