Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Үзләрен сынап карый ала

Мәгълүм булганча, кичә, ягъни 22 августта WorldSkills Kazan 2019 45 нче дөнья чемпионаты башланды. Биредә 56 компетенциядә 63 илдән килгән 1300 кеше ярышачак. Чемпионат 27 августка кадәр барачак.

WorldSkills чемпионатында ярышырга гына түгел, күзәтергә теләүчеләр дә күп.  Алар эш һөнәрләре белән танышып, үзләрен сынап карый ала. Өстәвенә Казан һәм Татарстандагы башка төбәкләр белән якыннан танышу мөмкинлеге дә тудырыла.  
Кунаклар өчен Свияжск һәм Болгар шәһәрләренә экскурсияләр оештырылачак. Кайбер делегацияләр республика башкаласына май аенда да килеп киткән. 
Төркемнәр өчен 26 августка кадәр Казан – Аэропорт – Казан маршруты буенча дүрт пар электр поезды йөриячәк. «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге буенча экскурсияләргә кунакларны үзиреклеләр озата барачак. Сүз уңаеннан, аларның саны биредә 470 кешегә җиткән.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев