Туган як

Журналист, нәфис сүз остасы һәм телевидение алып баручысы Илдар Кыямовка Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде

Бу хакта Карарга республика Президенты Рөстәм Миңнеханов имза куйган.

Илдар Кыямов Казан дәүләт университетының журналистика факультетын һәм Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетын тәмамлаган. «Кара чишмә карьясы», «Моңлы «Саз», моңлы гомер», «Мин сәхнәдә  рухани» китаплары авторы. Быел Татарстан китап нәшриятында «Җырларымда җирсүем» исемле шигырь китабы басылган.

Фото: https://vk.com/nk_biblioteka30

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: