Туган як

Әзерлек тәмам, чәчәсе генә кала

«Язның бер көне ел туйдыра», – диләр. Хак сүзләр. Киләсе уңышка нигез нәкъ менә язын салына. Хәер, уңышның күләме һәм сыйфаты язгы кыр эшләренең ничек узуына гына түгел, ә уҗымнарның ничек кышлавына, орлыкларның сыйфатына, ашламалар белән тәэмин ителешкә, гомумән, хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә ничек әзерләнүенә бәйле. Районыбыз авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәре бу көннәрдә нәкъ менә шул эшләр белән мәшгуль. Ә эшләрнең торышы белән танышу максатыннан, без муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред НИГЪМӘТҖАНОВка (фотода) берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Альфред Галимович, бу яз кайсы ягы белән үзенчәлекле?
– Ел елга охшамый. Моның чыннан да шулай икәнен күпьеллык хезмәт тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам. Әлегә һава торышын кеше үз теләге белән үзгәртә алмый. Шулай булгач, үзебез табигать шартларына карап җайлашырга тиешбез. Андый чакларда авыл хезмәтчәннәренә, игенчеләргә, агрономнарга һөнәри сизгерлеккә таянырга туры килә. Быел яз чагыштырмача соңгарак калып килде. Шуңа бәйле рәвештә, язгы кыр эшләре дә соңрак башланыр дип көтелә. Ләкин бу – вакыты җиткәнне көтеп, кул кушырып утырырга дигән сүз түгел. Хәзерге вакытта әзерлек эшләре дәвам итә. Кайбер хуҗалыкларда ул тәмамлану алдында инде.
– Киләсе ел уңышында уҗым культураларының да өлеше зур. Алар ничек кышлаган?
– Узган көздә район буенча 7000 гектарда уҗым культуралары чәчелгән иде. Белгечләр аларның яхшы кышлаганлыгын әйттеләр. Хәзер, кыштан соң аларны ашламалар белән тукландыру зарур. Хуҗалыклар бу эшкә ныклап керешә башладылар инде.
– Быел нинди культураларны күпме мәйданда чәчү, утырту каралган?
– Быел чәчүлек җирләренең гомуми мәйданы 48300 гектар булыр дип планлаштырыла. Аларның 22500 гектарында – бөртеклеләр,  6800 гектарында техник культуралар (көнбагыш, рапс, шикәр чөгендере, соя һ.б.), 164 гектарында – бәрәңге, 70 гектарда – яшелчә, 19000 гектарда азык культуралары, 11500 гектарда күпьеллык үләннәр үстереләчәк. 
– Кырларга чыгучы хуҗалыклар бармы инде?
– Әйе, күпьеллык үләннәрне һәм уҗым культураларын ашламалар белән тукландыру башланды инде. Күпьеллык үләннәр районда 11500 гектарны тәшкил итә. Уҗым культураларын тукландырырга беренчеләрдән булып «Союз-Агро»ның «Прикамский» бүлекчәсе чыкты. Алардан аз гына калышып, «Кармалы» агрофирмасы, «Бәхетле-Агро» ширкәте, «Түбән Кама» агрофирмасы һәм крестьян-фермер хуҗалыклары чыкты. Хәзерге вакытта район буенча 3700 гектарда (21 процент) уҗым культуралары һәм күпьеллык үләннәр тукландырылды. Бу эшләр тулы куәтенә бара.
– Язгы кыр эшләрен башкарып чыгарга техника җитәрлекме?
– Узган атнада, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры боерыгы буенча, районнарда техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге тикшерелде. Министрлыктан ике вәкил – агроном һәм инженер белгечләр безгә дә килде. Тикшерү «Бәхетле-Агро» ширкәтеннән башланды, аннары «Прикамский»да булдык, «Нефтехимагропром»ның әзерлеген дә карадык, «Түбән Кама» һәм «Кармалы» агрофирмасында тикшерүләр йомгакланды. Районыбыз хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы машиналары – тырма, культиватор, чәчкечләр һ.б. тагылма агрегатларның әзерлеге 100 процент дип бәяләнде. Соңгы вак-төяк эшләрне исәпләмәгәндә, тулысынча әзер дигән сүз. Ә тракторларның әзерлеге – 99 процент. Район буенча кыр эшләренә 180 трактор чыгачак. Зур чәчү комплекслары – 20 берәмлек. Гомуми әзерлек буенча беренче урын «Түбән Кама» белән «Прикамский»га бирелде. Икенче урында – «Кармалы». Язгы кыр эшләре вакытында техникага ягулык-майлау материаллары түбәнәйтелгән бәяләрдә 1 гектарга 20 килограмм исәбеннән биреләчәк.
– Чәчү орлыклары белән тәэмин ителеш ничек?
– Бөртекле культуралар өчен орлыклар 100 процент әзер. Хәзерге вакытта аларга инкрустация ясау, ягъни шыту үзлеген яхшырту һәм корткычларга, авыруларга каршы тора алучанлыгын арттыру максатында, химикатлар белән эшкәртү башланды, башкача әйтсәк, агулау дибез инде. План буенча 3700 тонна орлык агуланырга тиеш, бүгенге көндә 1300 тонна чәчүлек орлык агуланган.
– Ашламалар мәсьәләсенә күчик. Алар белән хәл ничегрәк?
– Аларның кайберсен субсидия белән бирделәр, кайберсен ширкәтләр үз көчләре белән алды. Көзге культураларга кертелгәне белән бергә исәпләп, гектарга 54 килограмм тәэсир итүче матдә әзерләнгән. Бу начар түгел. 
– Язның соңарып килүе чәчүнең агротехник таләпләренә йогынты ясаячакмы? 
–  Быелга охшашлы яз 1990 елда булган. Язгы кыр эшләре оешкан төстә, кыска вакытларда башкарылып чыкса, язның болай соң килүенең бер куркынычы да юк. Җылылыгы һәм дымы булганда, орлыклар тигез шытым бирә. Мөһиме, туфракның дымлы вакытын эләктереп калырга кирәк. Шулай булганда, киләчәк иген уңышы өчен борчылырлык бернинди сәбәп булмаячак. 1990 елда иген уңышы начар булмады. «Түбән Кама» агрфирмасында һәм «Союз-Агро»ның «Прикамский» бүлекчәсендә язгы кыр эшләре тулысы белән ике сменада оештырылачак. Моның өчен тракторчылар җитә. «Кармалы» белән «Бәхетле-Агро»да да эш сменалы оештырыла. Ләкин аларда ул өлешчә генә булачак, ягъни яктыдан – яктыга. 
– Крестьян-фермер хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә хәзерлеге ничегрәк?
– Районда 80 нән артык крестьян-фермер хуҗалыгы бар. Аларның алтмыштан артыгы, нигездә, терлекчелек белән шөгыльләнә. Фермер хуҗалыклары карамагында гомуми 8400 гектар чәчүлек җирләре бар. Аларның 5140 гектары бөртеклеләргә,  580 гектары техник культураларга туры килә. Ә менә алда әйткән 164 гектар бәрәңге һәм 70 гектар яшелчә тулысы белән крестьян-фермер хуҗалыкларыныкы.
– Шундый зур эшләргә керешер алдыннан районыбыз игенчеләренә нинди теләкләрегез бар?
– Хәзерлек эшләре яхшы гына барды. Кыр эшләренә барысы да әзер. Кыскасы, киләсе уңышка нигез салу өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылды. Хәзер инде җиңнәрне сызганып, кыр эшләрен уңышлы гына тәмамлап чыгарга кирәк. Яхшы һава торышы, техниканың ватылмыйча эшләвен һәм, әлбәттә, һәр мехнизаторга, игенчегә ныклы сәламәтлек телим.

Әңгәмәне Фәрит ИМАМОВ язып алды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: