Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Әзер булыгыз

11 октябрьдә Түбән Камада гражданлык оборонасы буенча укуларның төп этабы узачак. Кешеләр төрле афәтләргә, гадәттән тыш хәлләргә үзләренең әзерлек дәрәҗәләрен тикшерә алачак.

Гражданлык оборонасы сигналын ишеткәч тә, телевизор, радио кабызырга һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәрләрен тыңларга кирәк. Беренче чиратта, «Барыгызга да игътибар!» сигналы бирелә. Телевидение һәм радио аша аның төре турында мәгълүмат бирелә:
«Һава тревогасы» дошман һөҗүм итү куркынычы турында хәбәр итә. Бу вакытта кешеләр утны, газны, суны, җылыту җиһазларын сүндерергә, документларны әзерләргә, тәрәзәләрне ябарга, ышыклану урынына качарга тиеш.
«Химия тревогасы» халыкка агулы матдәләрдән саклану чараларын күрергә кирәклеген хәбәр итә. Бу вакытта шулай ук утны, газны, суны, җылыту җиһазларын сүндерергә, документларны әзерләргә, тәрәзәләрне ябарга, булса – шәхси саклану чараларын кулланырга, квартирны яки йортны герметиклаштырырга һәм шунда ышыкланырга яки башка ышанычлы урынга китәргә кирәк. Составында йод булган дару эчәргә киңәш ителә.  
«Радиация куркынычы» сигналы радиациядән саклану чараларын күрү өчен бирелә. Бу очракта да «Химия тревогасы» буенча кулланылучы чаралар күрелергә тиеш. 
«Су басу куркынычы» сигналы бер-дүрт сәгать эчендә якындагы гидротехника корылмасы җимерелү куркынычы булганда бирелә. Бу вакытта утны, газны, суны, җылыту җиһазларын сүндерергә, документларны алырга, мөмкин кадәр ераграк китәргә, яки мөмкинлек булмаса, ярдәм килгәнче, ныклы корылмалар түбәсенә яки өске катларга менәргә кирәк.
«Отбой» хәбәре булса, кешеләр ышыклану урыныннан чыгып, яшәү урынына кайта яки эшкә бара ала, әмма әлеге сигналлар кабатлану куркынычына әзер булырга тиеш. 
Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда югарыда күрсәтелгән кагыйдәләрне үтәү мөһим. Моннан кала, сез түбәндәгеләрне белергә тиеш:
– эвакуация пунктына килү вакытын, транспорт төрен;
– үзегез белән алырга тиешле документлар исемлеген, саклану чараларын, ризыклар төрләрен;
– квартирдан чыгып киткәндә, аны нинди хәлдә калдырырга тиешлекне;
– гражданлык оборонасы сигналлары буенча үзегезне тоту тәртибен;
– сулыш алу әгъзаларын саклау чараларын, шәхси аптечканы, шәхси бәйләү пакетын куллануны;
– мамык һәм марлядан повязка ясап куллануны.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев