Туган як

Үзенчә файдаланганнар

Шәһәребез иреклеләре (волонтерлары) үзләре дә белмичә, наркотик ясаучыларга ярдәм иткәннәр. Бу хакта 2015 елда «Сәламәт балалар» хәйрия фондына нигез салучы Джавид Магеррамов кулга алынгач билгеле булган.

Фонд җитәкчеләре иреклеләрне яллап, авыру балаларга дип, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Мамадыш шәһәрләрендә акча җыйдыртканнар. Тартмалар тотып йөргән егетләргә-кызларга игътибар иткәнегез булгандыр. Тартмаларга фотолары ябыштырылган балалар турында мәгълүмат та язылган иде, фонд эшчәнлеге турында рәсми документлар да булган. Түбән Кама кибетләрендә тагын 18 тартма торган. Җыелган акча күләме, әлбәттә, билгеле булмаган. 
Аның күпмедер өлеше балаларны дәвалауга күчерелгән, ә менә күбесен җитәкче үзенә алган, «мефедрон» наркотигын ясауга да тоткан. Лаборатория исә Яр Чаллыдагы хәйрия фондының аерым бүлмәсендә урнашкан. Мефедронны интернет-кибет аша сатканнар. Фонд оештыручыларның берсен һәм аның ярдәмчеләрен спецназ хезмәткәрләре Чаллыда кулга алган. Шунда ук лаборатория дә табылган. Полиция хезмәткәрләре документларны өйрәнә, наркотик матдәләрне зур күләмдә җитештерү һәм сату маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. 
Шушы көннәрдә наркотикларны саклауда гаепләнгән тагын бер түбәнкамалы кулга алынган. Ул Химиклар урамындагы 46 нчы йорт квартирларының берсендә булган. 46 яшьлек ирдә ике төргәк наркотик матдә табылган. Тикшерү бара. 
Мәгълүмат НТР сайтыннан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: