Туган як

Үзегезне сынап карагыз

9 февральдә Түбән Камада «Россиянең чаңгы юлы» акциясе узачак. Ачылу тантанасы 11.00 сәгатькә планлаштырылган. Әлеге чара бездә ел саен уздырыла. Анда катнашучыларның яше 12 дән алып 70 кә кадәр җитә.

Акция «Батыр» физкультура-сәламәтләндерү комплексы янындагы урманда була. Анда шәһәрнең төрле предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, студентлар, һөнәри урта белем бирү йортлары һәм мәктәп укучылары, өлкән яшьтәгеләр дә катнаша. Ярышның төп дистанциясе 1,5 километр тәшкил итә, әзерлекле чаңгычылар исә 5 километр узарга тиеш була. Җиңүчеләрне бүләкләр, кубоклар һәм медальләр көтә. Иң өлкән һәм иң яшь чаңгычылар өчен махсус бүләкләр әзерләнгән. Быел чарада 7 меңгә якын кешенең катнашуы көтелә.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: