Туган як

Үзегез дә тапшыра аласыз

2019 елда Россиядә су фонды, сәнәгать, саклана торган һәм урман фонды мәйданнарына дәүләт кадастр бәяләве үткәреләчәк.

2020 елда – торак пунктлар һәм авыл хуҗалыгы җирләрен, 2021 елда капиталь төзелеш объектларын бәяләячәкләр. Бәяләүгә дәүләт кадастр исәбенә куелган һәм милек буларак рәсмиләштерелгән күчемсез милек объектлары да керә. Бу эшмәкәрләргә дә, шәхси йорт һәм бакча хуҗаларына кагыла.
Канун буенча, башта әзерлек этабы уздырылачак: аның барышында бәяләнәчәк милек турында мәгълүмат аныклана. Аны үзегез дә тапшыра аласыз. Декларация тапшыру күчемсез милек объектларын дөрес һәм объектив бәяләргә мөмкинлек бирәчәк. Анда мәйдан яки бина бәясенә тәэсир итүче мәгълүматны да күрсәтергә була: магистраль юлдан ерак булу, торакның техник хәле һ.б.
Декларацияләрне:
1) «Дәүләт кадастр бәяләү үзәге»нә (420021, Казан шәһәре, Парижская Коммуна урамы, 8 нче йорт (керү урыны – бина почмагыннан, «БТИ» документлар кабул итү);
2)  күп функцияле үзәккә (Мәктәп бульвары, 2 а йорты);
3) электрон вариантта (имза куйган документны сканер аша чыгарып) «Дәүләт кадастр бәяләү үзәге»нә Gbu.Cgko@tatar.ru электрон адресына тапшырырга мөмкин. 
Тулырак: http://tat.e-nkama.ru/news/746/78803/ сайтында.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: