Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Үзебезне күрсәтеп, башкаларны күреп...

Инде мәгълүм булганча, 6-7 июньдә Чабаксарда Федераль Сабантуй үтте. Бәйрәмнең төп оештыручысы буларак катнашкан Түбән Кама делегациясе әлеге илкүләм чарадан бик канәгать булып кайтты.

Түбән Кама инде менә унбишенче мәртәбә Федераль югарылыкта үткәрелә тоган милли бәйрәмебезнең төп оештыручысы буларак катнаша. Чувашия башкаласы Чабаксарга быел районыбыздан 500 дән артык кеше барды. Милли бәйрәмгә Россиянең 41 төбәгеннән килгәннәр иде.
Сабантуй Чабаксарның «Кызыл мәйдан»ында узды. Сабан туе булачак урыннан ерак кына түгел, татар авылы төзелгән. Монысы да түбәнкамалылар эше. Аны ясау өчен шактый тырышлык һәм вакыт кирәк булган. Биредә барысы да чынбарлыктагыча, тормыштагыча: йорт, каралты-кура, шунда ук мал-туар һ.б...
Бәйрәмне тантаналы ачу мизгелләре  һәркемнең күңелендә искитәрлек тэсирләр калдыргандыр, мөгаен. Гаҗәпләнерлек, сокланырлык нәрсәләр күп булды. Чувашиянең һәм Татарстанның 350 метрлы итеп тегелгән флаглары, 500 ләп кеше катнашында сәхнәләштерелгән тамаша... Безнең Түбән Кама артистлары чыгышларын тамашачылар аеруча җылы кабул итте. Милли җыр-биюләрне караганда, бәйрәм кунаклары татарларның милли гореф-гадәтләре, йолалары дөньясына кереп чумды. Теләгән һәркемгә милли чәкчәкне авыз итеп карау мөкинлеге булды.
Әнә шулай итеп, бу ике көн җирле халык һәм килгән кунаклар өчен  искиткеч матур тәэсирләр калдырырылык вакыйга булды. Чувашлар үзләренең кунакчыллыкларын, ә читтән килгән кунаклар җыр-биюгә осталыкларын, һөнәрләрен күрсәттеләр.  
Ни өчен безнең шәһәр төп оештыручы булып катнаша соң? Бу урында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин сүзләрен китерсәк, урынлы булыр: «Бездә шәһәр Сабантуйлары республикада иң яхшылардан исәпләнә. Без аны югары дәрәҗәдә оештыра алабыз. Шуңа күрә бу өлкәдә дә башка муниципаль берәмлекләргә караганда тәҗрибәлерәк. Күп кенә федераль Сабантуйларда оештыручы буларак катнашып та, зур тәҗрибә тупладык», – диде ул...
Руслан Исламов фотосы. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев