Туган як

Үзебездән башларга кирәк

Берләшкән Милләтләр Оешмасында (БМО) дөньядагы мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләрен күз уңында тотучы ЮНЕСКО дигән махсус оешма бар. Аның 1999 елның 21 февралендә үткән сессиясендә мәдәни традицияләрне үстерергә, югалып яки бетеп баручы телләрне сакларга дигән карарга килгәннәр. 21 февраль Туган тел көне дип игълан ителгән. Менә 18 ел дәвамында бу...

Берләшкән Милләтләр Оешмасында (БМО) дөньядагы мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләрен күз уңында тотучы ЮНЕСКО дигән махсус оешма бар. Аның 1999 елның 21 февралендә үткән сессиясендә мәдәни традицияләрне үстерергә, югалып яки бетеп баручы телләрне сакларга дигән карарга килгәннәр. 21 февраль Туган тел көне дип игълан ителгән. Менә 18 ел дәвамында бу көн, Халыкара туган тел көне буларак, дөнья күләмендә билгеләп үтелә.
Бу бәйрәм каян килеп чыккан соң? 1952 елда Пакистан башкаласында укучы студентлар, илнең көнчыгыш өлешендә көн күрүче бенгаль халкының теле дә дәүләт теле булсын дип, митинг оештыралар. Чөнки илдә урду теле генә дәүләт теле хисаплана. Рәсми кәгазьләр әйләнеше, уку шул телдә генә алып барыла. Митинг вакытында полиция белән бәрелештә биш студент һәлак була. Әмма студентлар таләпләреннән ваз кичми. Ахыр чиктә 1971 елда мөстәкыйль Бангладеш дәүләте барлыкка килә.Тел турында һәр халыкта да мәкальләр, әйтемнәр бихисап. Безнең халыкта «Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел», «Татлы тел аюны да биетә», «Тел - белемнең ачкычы, акылның баскычы» диләр. Русларда «Без языка и колокол нем» дигәне дә бар.
Дөньяның күп кенә акыл ияләре туган тел турында бик күп акыллы сүзләр язып калдырганнар. Каюм Насыйри, Габдулла Тукай, Наҗар Нәҗми, В.Ленин, И.Тургенев. Л.Толстой, К.Ушинский һәм башкаларның әйткән сүзләре бүген дә актуальлеген югалтмый. Рәсүл Гамзатовның: «Әгәр синең телең иртәгә бетәчәк дисәләр, мин бүген үләргә әзер», - дигән канатлы сүзләре генә ни тора! Әйе, тел бетсә, тел белән бергә әкиятләр, бәетләр, табышмаклар, мәкальләр, әйтемнәр, музыка, фольклор да югала. Һәм ахыр чиктә, халык та югала яисә башка кавемнәр тарафыннан йотыла.
Дөнья күләмендә киң таралган 14 тел арасында татар теленең дә булуы белән без чиксез горурланабыз. Аны онытырга, югалтырга беребезнең дә хакы юк. Бигрәк тә соңгы вакытта газиз туган телебезгә карата шушындый вәзгыять барганда. «И-и» дип, үзара зарланышып, эчтән сызып утыруда мәгънә юк. Бу урында, ихтыярсыз, кытай философы Конфуцийның сүзләре искә төшә: «Караңгы, караңгы» дип зарланып утырганчы, һичьюгы син үзең бер шәм кабыз!» - дигән ул. Телсез балык булмас өчен, үзебездән башлыйк: балаларыбыз, оныкларыбыз белән туган телебездә сөйләшик. Әкиятләребезне тыңлап үссеннәр, табышмаклар чишеп, тапкырлыкка өйрәнсеннәр, күркәм гореф-гадәтләребезне, ислам кануннарын аңнарына сеңдерик. Мәктәпләрдә «Иң яхшы татар теле укытучысы», «Иң яхшы татарча белүче укучы», институтларда «Иң яхшы татарча белүче студент» дигән исемнәр яулау өчен конкурслар оештырылса да начар булмас иде. Балаларыбызны җиң сызганып, тагын да үҗәтләнеп тәрбияләсәк, телсез балык булып калмабыз. Менә шулай эшләсәк кенә, көчләп чукындырган чорларда да бетмәгән татар инде хәзер дә югалмас, иншаллаһ.
Фәтхулла АБДУЛЛИН,
язучы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: