Туган як

Заманнан калышмаска тырышалар

«2019 ел тәрбиячесе» конкурсында катнашучы өч түбәнкамалы зональ турга узды. Тагын җиде катнашучы белән бергә алар үз сәләтләрен күрсәтте.

Конкурс 93 нче балалар бакчасында узды. Жюри әгъзалары аларның әзерлекләренә, үз-үзләрен тотышларына бәя бирделәр. Мәсәлән, 39 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Эльвира Ризаева таныш булмаган балалар белән тиз арада уртак тел тапты, уен белән җәлеп итеп, шөгыль уздырды.
Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Йолдыз Хисамиева әйтүенчә, тәрбиячеләр заманнан калышмаска һәм методиканы белергә, яңа алымнар белән эш итәргә, балаларны яратырга һәм ата-аналар белән уртак тел таба алырга тиеш. 
Шулай ук конкурста катнашучылар үзләре язган методикалар белән дә таныштырды. Зональ этап нәтиҗәләре 1 мартта билгеле булачак. Россиякүләм конкурс финалында Татарстаннан бары тик 20 тәрбияче катнашачак.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: