Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Заманнан калышмаска тырышалар

Татарстанның 20 дән артык районы иҗат үзәкләре вәкилләре Түбән Камага килеп китте. Биредә алар өчен өстәмә белем бирү юнәлешендә балаларны заман таләпләренә туры китереп үстерү буенча семинар узды.

Очрашу шәһәребезнең республикага танылган «Кванториум» технопаркында үтте. Башта кунаклар өчен экскурсия оештырылды. Укытучылар, методистлар, мәктәп директорлары урынбасарлары һ.б. «Кванториум»ның һәр секциясен кызыксынып карап чыктылар. Укытучылар аларны үз эшләренең үзенчәлекләре, нәтиҗәләре белән таныштырдылар. 
– «Кванториум» яки башка технопарк булган шәһәрләр заманнан калышмый. Алар эшче һнәрләрне үзләштерүдә, укучыларның һәм укытучыларның белемен күтәрүдә мөһим урын алып тора, – ди республиканың мәктәптән тыш эш үзәге директоры Ранис Идрисов. 
Кунаклар белем бирүдә кулланылучы үз алымнары белән уртаклаштылар. Мәсәлән, Алексеевск районында начар күрүче балаларга укучылар 3Д принтер белән кул эшләре ясый икән. Укытучылары Татьяна Фәссахова әйтүенчә, Түбән Камадагы кебек мондый технопарк иҗатка, фантазиягә зур мөмкинлекләр бирә. Ә менә Актанышның балалар иҗаты үзәге директоры Илнур Хуҗин, беренче чиратта, укучылар белән эшләрлек белгечләр җәлеп итү теләге белән яна. Экскурсиядән соң делегатлар өчен мастер-класслар оештырылды. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев