Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Заманча технологияләр кулланып

Россия Президентының мөрәҗәгатендә тәкъдим ителгән яңалыкларның күбесе ил халкы тормышын җиңеләйтүгә юнәлтелгән. Мәсәлән, быел 1 сентябрьдән мәктәпләрдә башлангыч сыйныф балаларын бушлай тукландыру бурычы куелган.

Моның өчен акча федераль, региональ һәм җирле бюджетлардан бүлеп биреләчәк. Безнең шәһәрдә һәм районда хәзерге вакытта 59 мәктәп ашханәсе һәм 52 буфет эшли. Балаларның 56 проценты – көнгә ике тапкыр, 44 проценты бер тапкыр ашый. 2808 укучы (10 процент) бушлай туклана, шуларның 1563е – аз керемле гаиләләрдән.
Мәктәпләр төзүнең, анда заманча технологияләр кулланып укытуның әһәмиятен ассызыклау урынлы булыр. Бездә 36 нчы («Норма») һәм 37 нче («Тема») мәктәпләр нәкъ менә шундый принцип белән төзелгән. 34 нче микрорайонда «Татнефть» АҖ белән берлектә тагын бер үзгә белем бирү учреждениесе төзеләчәк. Шәһәребездә, шулай ук балалар өчен күп кенә техник, түгәрәкләр, үзәкләр ачылды. «Кванториум» технопаркы, «Крафт-ИТ» үсеш үзәге – шундыйлардан.
– 2021 елда барлык мәктәпләрдә югары тизлектәге интернет булырга тиеш. Бу исә укытучыларга һәм укучыларга яңа программаларга керергә, белем бирүгә яңа алымнар табарга һәм гамәлдә кулланырга, балаларның сәләтләрен ачарга ярдәм итәчәк, – дип үз фикерен белдерде шәһәр мэры Айдар Метшин.
Сыйныф җитәкчесе бигрәк тә балалар белән тыгыз аралаша, бу әлбәттә, вакыт та, тырышлык та сорый. Моны истә тотыпмы, Россия Президенты 1 сентябрьдән аларга федераль бюджет исәбеннән, кимендә 5000 сум түләргә тәкъдим иткән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев