Туган як

Заманча таләпләргә туры китереп

Түбән Каманың кайбер микрорайоннарында яшүсмерләргә буш вакытларын уздыру өчен учреждениеләр җитми. 22 нче гимназия җитәкчелеге исә бу мәсьәләне чишү юлын тапкан. Соңгы елларда буш торган теплицаны ишегалды клубы итеп үзгәрткән. Әмма моның өчен күп көч түгәргә туры килгән.

«Яшьлек» клубын ачу тантанасында шәһәр мэры Айдар Метшин да катнашты. «Без яшүсмер чакта мәктәптән соң клубларга килгәндә кичергән шатлыклы хисләрне балалар да кичерәләрдер. Без анда шөгыльләнә, аралаша идек», – дип хатирәләре белән уртаклашты ул. Айдар Метшин өстәл уеннары алуга 20 мең сумлык сертификат та тапшырды. 
Ремонт республика һәм Түбән Кама бюджеты исәбеннән ясалган. Иске теплицаны «Яшьлек»кә үзгәртер өчен 3 миллион 800 мең сум акча кирәк булган. Гомумән, биш ел эчендә республика программасы ярдәме белән 23 клубтан 16сы тулысынча яңартылып, заманча таләпләргә туры китерелгән. Гаризаларга уңай җавап килсә, киләсе елда тагын дүрт учреждениене зур үзгәртүләр көтә.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: