Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Zaman» – заманча үзәк

Китап безнең җаныбызга иңгән, каныбызга сеңгән. Китапсыз күңел – буш күңел, китапсыз йорт – нурсыз йорт, китапсыз милләт – кыйбласыз милләт. Бәхетебезгә, без андыйлар түгел!

Бу сүзләрдән соң күңелгә бөек Тукайның шигырь юллары килә.
Һич тә күңлем ачылмаслык эчем пошса,
Үз-үземне күрәлмичә, рухым төшсә,
Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны
Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә;
Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-алмаш,
Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш,
Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса
Хәзер генә сыглып-сыглып елаган яшь, -
Шул вакытта мин кулыма китап алам,
Аның изге сәхифәләрен актарам…
Китапханәгә килеп кергәч тә, анда тудырыл-ган җылы мохит, чисталык, уку залы үзенә җәлеп итә. Мәктәп укучысымы син, студентмы, өлкән буын вәкилеме, һәр төркем өчен аерым бүлек булдырылган. Үзеңә кирәкле әдәбиятны табып укы гына!
Гүзәл шәһәребез Түбән Камада 2020 елның декабрь аенда (пандемия чоры булуына карамастан), капиталь ремонттан соң, яшьләр китапханәсе – 45 нче номерлы филиал, яңартылып ачылды.
Хәзер бу китапханә генә түгел, ә Түбән Камада беренче уку һәм аралашу үзәге. Ачылыш дәрәҗәле кунаклар – Түбән Кама мэры Метшин Айдар Рәис улы һәм «Татнефть» ГАЖ нефть-газ химиясе комплексы директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Бикмурзин катнашында узды.
Түбән Кама районы башлыгы, китапханәнең яңартылган киңлеге, очрашулар һәм аралашу өчен, үзенә тартып торучы мәйданчык булуын теләде. «Без өлкән яшьтәге кешеләрнең дә, яшьләрнең дә, теләкләрен өйрәндек. Бу без-
нең өчен беренче шундый тәҗрибә», – дип билгеләде шәһәр башлыгы. «Заман» үзәге – халыкның ижади һәм ижтимагый үсеше өчен мәйданчык булып тора, анда дуслар белән очрашырга, кирәкле мәгълүмат алырга, интерактив чараларда катнашырга һәм вакытны гаилә белән үткәрергә мөмкин.
Үзәктә җиде зал эшли: медиа – киңлек, сәнгать – әдәбияты залы, тармак әдәбияты залы, күп функцияле зал, ижади идеялар бүлмәсе, интеллект – залы, балалар өчен уен бүлмәсе.
Ният буенча, үзәк бөтен микрорайон кешелә-рен җәлеп итү урыны булырга тиеш. Бүген «Заман» ишекләре, теләгән һәркем өчен ачык, буш вакытыгызны кызыклы һәм файдалы итеп уздырырга телисез икән, Шинниклар урамы 44 нче йортта урнашкан бинага рәхим итегез.

Резидә Вәлиева,
Түбән Кама шәһәренең
7 нче балалар китапханәсе хезмәткәре

Фото: шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев