Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Законнан качып йөриләр

Балаларына алимент түләмәгән берничә түбәнкамалы, суд карары буенча, ярты ел төзәтү эшләренә җәлеп ителәчәк.

Бер ирнең ике балигъ булмаган баласына бурычы 170 мең сумга җиткән. Ул үз гаебен таныган. Хәзер аның хезмәт хакының  биш проценты тотып калыначак. Тагын бер ата кызына 10 елдан артык алимент түләмәгән. Нәтиҗәдә, шактый гына бурыч –  800 мең сум җыелган. Суд аны ярты ел буе төзәтү эшләренә хөкем иткән. Хезмәт хакының ун проценты баласына түләнәчәк. 
Хәзерге вакытта Түбән Камада 770 ата-ана алимент түләүдән качып йөри. Гомуми бурычлар 111 миллион сум тәшкил итә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев