Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Үз күзләре белән күрделәр

Шәһәр мәктәпләрендә белем алучы өлкән сыйныф укучылары арасында табиб һөнәрен үзләштерергә теләүчеләр күп. Аларга әзерлек курсларын балалар экология-биология үзәге укытучылары үткәрә. Күптән түгел алар өчен шәһәр хастаханәсендә дәрес оештырылды.

23 укучыны икенче дәвалау корпусы белгечләре каршылады Балалар медицинаның төрле юнәлешләре белән кызыксына: кемдер – хирург, кемдер психиатр булырга тели, кардиология, стоматология һәм неврология юнәлешләре белән кызыксынучылар да бар. Кызлар һәм егетләр  дәвалау корпусындагы барлык бүлекләрдә булдылар, шәфкать туташлары белән аралаштылар, уникаль җиһазлар белән таныштылар, сораулар да бирделәр. Өлкән шәфкать туташы гипсны дөрес итеп салырга өйрәтте, бүлек эшенең үзенчәлекләре турында сөйләде. Шулай ук укучылар операцияләр ясау бүлмәсендә дә булдылар. Алар йөрәк артериясенә операция барышын экраннан күзәттеләр. Киләсе дәрес ашыгыч медицина ярдәме станциясендә үтәчәк.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев