Туган як

Үз эшеңне яратып башкарсаң

Шәһәребезгә килгән бер дәрәҗәле кунак җәмәгатьчелек белән очрашу вакытында шәһәрнең, башка төбәкләр белән чагыштырганда үзенчәлекле уңай якларын санап: «Сездә трамвай йөртүче кызлар да стюардессалар шикелле», - дигән иде. Чыннан да, аның соклану белән әйтелгән сүзләрендә бернинди арттыру да юк. Бүгенге көндә Түбән Камада трамвай йөртүче дәрәҗәле һөнәрләрдән исәпләнә. Хәер, бер...

Шәһәребезгә килгән бер дәрәҗәле кунак җәмәгатьчелек белән очрашу вакытында шәһәрнең, башка төбәкләр белән чагыштырганда үзенчәлекле уңай якларын санап: «Сездә трамвай йөртүче кызлар да стюардессалар шикелле», - дигән иде. Чыннан да, аның соклану белән әйтелгән сүзләрендә бернинди арттыру да юк. Бүгенге көндә Түбән Камада трамвай йөртүче дәрәҗәле һөнәрләрдән исәпләнә.
Хәер, бер ул гына түгел, күпләр шундый фикердә. Хәзерге шәһәр электр транспорты предприятиесен, андагы техникага хезмәт күрсәтү остаханәләрен (цехларын) 80-90 еллардагы белән чагыштырырлык түгел. Трамвай вагоннары да элеккеләрдән күпкә яхшы хәзер: заманча җиһазландырылган, иркен, якты салоннар, кышын җылытылышлы утыргычлар, хәтта тәрәзәләрендә пәрдәләргә кадәр бар. Кайвакыт үзеңне, чыннан да, һава лайнерында кебек хис итәсең. Яңа кайтартылган вагоннарның тышкы күренеше һәм бизәлеше дә һәркемнең игътибарын җәлеп итәрлек.
Озак еллар әлеге предприятиедә эшләүче 2нче класслы трамвай йөртүче Марина Расколова (фотода) яраткан һөнәре турында менә нәрсәләр сөйләде:
- Предприятиенең үткәне дә, бүгенгесе дә күз алдында. Бирегә эшкә килгәнче, трамвай йөртүче эшен могҗиза кебек кабул итә идем. Аларның күпсанлы приборлардан торган идарә пульты артында горур кыяфәттә утыруларына көнләшеп карый идем. Уйлана торгач, тәвәккәлләп трамвай йөртүче һөнәренә укырга булдым. Һәм шул һөнәремне хәзергәчә яратып башкарам, аны алыштыру турында уема да кертеп караганым юк. Иртә торырга, туган шәһәремнең уянуын күзәтергә яратам. Бу - чыннан да, кызыклы сериаллар карагандагы кебек, соклангыч күренеш. Җәмәгать эшләрендә, мәдәният һәм спорт чараларында да актив катнашам. Теләге булган кешегә, бигрәк тә яшьләргә, эштән буш вакытларын файдалы һәм күңелле итеп үткәрү өчен бездә бар шартлар да булдырылган. Болардан тыш, мин инде менә берничә ел рәттән трамвайларда балалар өчен спектакльләр уйный торган иҗат төркеме әгъзасы да булып торам. Теләк булса, барысына да вакыт табарга була.
Чыннан да, трамвай йөртүче һөнәренең дәрәҗәле булуы сүз сөреше өчен әйтелгән мактану гына түгел. Соңгы елларда республика һәм Рәсәй күләмендә үткәрелә торган һөнәри бәйгеләрдә елдан-ел ешрак катнашу, әле алай гынамы, конкурста беренче урыннарны яулау үзе үк бу һөнәргә кызыксыну артканын күрсәтә.
Трамвай йөртүче һөнәрен алу өчен нинди сыйфатларга ия булырга? Без бу хакта предрприятиенең хәрәкәт хезмәте начальнигы Гөлнара Кукшиновадан сорашып белештек.
- Боларны белеп тору бик урынлы. Чөнки тиздән һәр елдагыча- 1 апрельдән трамвай йөртүче һөнәренә укыту өчен курсантлар кабул итү башлана. Трамвай йөртүчеләрның гадәти кешеләрдән аермалы нинди дә булса сыйфатларга ия булуы мәҗбүри түгел анысы. Дөрес, укырга теләүчеләргә кайбер таләпләр бар: урта белем, 21 яшьтән узу, суд җаваплылыгына тартылмаган булу. Шуңа күрә булачак курсант белән бик җентекле әңгәмә уздырыла. Әнә шул әңгәмәдән үк аларга төп бурычны - пассажирларның иминлеген һәм хезмәт күрсәтү культурасын тәэмин итүгә әһәмият бирергә кирәк-леген аңлату башлана. Иң мөһиме: трамвай йөртүче һөнәренә уку - бушлай. Хәтта стипендия түләнә. Алты ай укыганнан соң, эшкә урнашуга тулы гарантия бар. Уку йортларын тәмамлаган күп кенә яшьләр сайлаган һөнәрләре буенча эш таба алмыйча йөргән хәзерге заманда монысы да бик яхшы, әлбәттә. Соңгы елларда яшьләребезнең трамвай йөртүче һөнәренә елдан-ел күбрәк тартылуы, аның белән кызыксынулары - куанычлы хәл. Бүгенге көндә йөздән артык трамвай йөртүчебезнең иң яшенә 22 яшь.
Чагыштырмача арзан бәяле һәм экологик яктан чиста бу транспорт төренә шәһәр кешеләре елдан-ел күбрәк өстенлек бирә. Киләчәккә зур планнар белән янып яши электр транспорты предприятиесе. Аның генераль директоры Рафаил Хәбибуллин әйтүенчә, 12 километр 600 метр озынлыктагы яңа маршрут төзү мәсьәләсе, ниһаять, урыныннан кузгалган. Яңа микрорайоннарны үз эченә алган ул маршрут проекты дәүләт экспертизасына тапшырылган инде. Димәк, предприятие үсәчәк, яңа вагоннар кайтачак, шулай ук яңа эш урыннары да барлыкка киләчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: