Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Юморга өйрәнгәннәр

Түбән Каманың «Зәңгәр күл» лагерендә «КВН мәктәбе» профиль сменасы эшләгән. Быел анда төрле уку йортларыннан 60 тан артык студент катнашкан.

Өч көн дәвамында егетләр һәм кызлар юмор миниатюраларын кую серенә төшенгәннәр, сәхнәләштерү осталыгына, җырга, биюгә өйрәнгәннәр. Смена ахырында «Өй эше» бәйгесе узган. Аның буенча нәтиҗәләр чыгарылган. Жюри составында шулай ук Алабугадан «Система зажигания» командасы да бар. Аның әгъзалары быел Беренче каналда узган КВН уенында катнашканнар. 
– Без барыбыз да нәрсәдәндер башладык. Иң мөһиме – туктамаска. Миңа калса, күбесенең сәләте бар, – ди жюри әгъзасы Евгений Иванюта. 
Команда туплаган студентлар шәһәр күләмендә чыгыш ясаячаклар. «Көзге кубок» уены 25 октябрьгә билгеләнгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев