Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Юл бирмәсәң, штраф

Шәһәребез ЮХИДИ идарәсе ашыгыч медицинасы ярдәме бригадасы белән профилактик рейд уздырды. Акция вакытында машина йөртүчеләрнең «кичектергесез» хезмәтләргә юл бирү-бирмәүләре тикшерелде.

Рейд вакытында мондый тәртип бозучылар булды. Аларга 3000-5000 сумга кадәр акчалата штраф яный. Ашыгыч медицина ярдәме станциясе йөртүчесе Алексей Леонтьев әйтүенчә, мондый очраклар еш күзәтелә. Әйтик, Кама Аланына барганда, машинада аңсыз бала булган. Йөртүче сигнал бирүенә карамастан, юл бирүче табылмаган. Әле кайбер «текә» ләр үзләре  юл бирергә куша. ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне игътибарлы булырга чакыра. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X