Туган як

Юкка адашмаганмын икән

Хәзер авылларда клублар бетеп бара. Элегрәк 30-40 өйле кечкенә авылларда да мәдәният йортлары гөрләп эшләде. Мин мәктәптә укыган чорда бездә хәтта тын инструментлар оркестры да бар иде Укуны тәмамлагач, культура-агарту училищесына барып кердем дә, бер елдан үз авылыма клуб мөдире булып кайттым. Биергә яратам, бераз гармунда уйный идем. Авылда яшьләр...

Хәзер авылларда клублар бетеп бара. Элегрәк 30-40 өйле кечкенә авылларда да мәдәният йортлары гөрләп эшләде. Мин мәктәптә укыган чорда бездә хәтта тын инструментлар оркестры да бар иде Укуны тәмамлагач, культура-агарту училищесына барып кердем дә, бер елдан үз авылыма клуб мөдире булып кайттым. Биергә яратам, бераз гармунда уйный идем. Авылда яшьләр күп, атна саен «вечер» ясыйбыз, концертлар куябыз, үзебезчә мәш киләбез...
Тик күңелне тырмап торган бер мәсьәлә бар: музыка кораллары табу зур бәла иде. Миңа кадәр эшләгән клуб мөдире инструментларны төрле туй-концертларда йөреп, әллә югалткан, әллә сатып эчкән... Элек, колхоз бай чакта алынган кораллардан сәхнә артында тишкәләнеп беткән галәмәт зур бер барабан гына калган иде. Ничек булса да, бер яхшы гармун юнәтәсе килде.
Дус егетләрнең берсе әйтте - күрше районда кемнәрдер җүн бәягә баян саталар икән. Буйдак чак бит, озак уйлап тормадым, чыңгыларымны тактым да юлга чыктым. Төшкә кадәр район үзәгенә барып та җиттем. Бераз тамак ялгагач, тагы 15 чакрым барасы авыл ягына юл тоттым. Тик кисәк кенә җил чыгып, җәяүле буран кузгалды. Тиздән алдымдагы ат чанасы эзләре юкка чыкты. Юл елга яры буйлап, төрле болын-куаклар аша бара иде. Кисәк яр читеннән таеп төшеп, елга бозыннан шуа башладым. Бик тиз караңгы төште, ерактан әллә бүре, әллә эт улаган тавышлар ишетелгәләде. Елганың каршы ярында җем-җем иткән утларны күреп алдым...
Ни булса да - шул булыр дип, шунда таба юнәлдем. Бәхетемә, бу ниндидер кечкенә авыл булып чыкты. Беренче йортның ишеген кактым. Аны бер әби белән бабай «ух-вах» килеп ачтылар, миңа чишенергә ярдәм иттеләр. Бармакларым нык туңган иде. Миңа кайнар чәй эчерделәр дә, мич башына менеп йокларга яттылар. Ә миңа идәнгә урын җәеп, өскә толып капладылар. Тиз йоклап киттем, ләкин бер-ике сәгатьтән соң кисәк уяндым. Ишек шакыган тавыш ишетелде. Аннары бабай сукрана-сукрана ишекне ачып, кемнедер кертте. Бераз тыңлап яткач, хуҗаларның кызы аулак өйдән кайтканлыгын аңладым. Ул сәкегә ятты, мин дә йоклап киттем.
Төшемдә озын кара толымлы, фәрештәдәй йөзле кызларны күрдем бугай.
Кинәт толыпның читен кемдер үзенә тарта башлады! Йөрәгем «дөп» итеп куйды, ләкин сер бирмәдем, икенче якка борылып яттым. Бераздан тагы толыпны капшый башладылар. Өченче кат йолкыгач, түзмәдем, толып күтәреп, әкрен генә сәкедәге кыз янына барып ятарга уйладым. Толыпны каплап, кызны кочакларга уйлаган идем - өйдә тавыш-мәхшәр купты! Кыз мине идәнгә төртеп төшерде, «Оятсыз!» дип, бабай мине өйдән куа башлады... Ул төнне миңа башка кешеләрдә кунарга туры килде. Икенче көнне кирәк кешеләрне табып, баян сатып алдым да, кире юлга кузгалдым. Өйгә кайткач, бу төнге маҗара миңа озак вакыт тынычлык бирмәде.
Ә язга таба миңа яңадан ул Сөн елгасы буендагы кар көртләре арасында адашкан кечкенә авылда булырга туры килде. Үзебезнең агитбригада белән концерт куярга килдек. Чыгыштан соң залда теге кызны очраттым бит! Хәтта өйләренә кадәр озатып та куйдым. Теге төнге маҗарада аның бер дә гаебе булмаган. Чөнки сәке астындагы тал ояда ана каз утырган. Толыпның йонын йолкыганда каз ыслаганын ничек ишетмәгәнмен - анысы үзе бер табышмак.
Бүгенге көнгә кадәр минем иң яраткан ризыгым - каз ите турап пешерелгән бәлеш. Аны хәләл җефетем Тәнзилә гаҗәеп тәмле итеп пешерә. Әйе, шул теге Сөн елгасы авылы кызы.
Бу хәлләрдән соң күп еллар узды, инде хәзер авылда оныклар үзләренчә «тусовкалар» үткәрә. Ә шәһәрдән кайткан кунакларны безнең хуҗалыктагы казларның күплеге аптырата. Серен хатын белән икәү генә беләбез...
Фәрит ВӘГЫЙЗОВ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: