Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ЮХИДИ конкурсында җиңгәннәр

НТР компаниясе журналистлары, «Ышаныч һәм куркынычсызлык» республика конкурсында биш бүләккә лаек булганнар.

Тантана исә Казанда ЮХИДИ идарәсендә узган. Светлана Шумкова һәм Александр Комаров «Юллар көнкүреше» номинациясендә өченче урын алган. «Актив катнашу» категориясендә Алсу Арсланова һәм Наталья Лушникова диплом белән бүләкләнгәннәр. Шулай ук, «Түбән Кама яңалыклары» программасы командасына «Темага тугрылык өчен» номинациясендә диплом тапшырганнар.
НТР журналистлары кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктыртучылар буларак та җиңүгә лаек булган. Яңалыклар хезмәтенә бүләк икенче ел рәттән тапшырыла. «Иң яхшы телетапшыру» номинациясендә дипломны ТРның Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов һәм «Татмедиа» АҖ башлыгы Айдар Сәлимгәрәев тапшырганнар. «Яңалыклар» хезмәте конкурска барлыгы 20 материал җибәргән, аларда хәбәрчеләр контроль сатып алуларда катнашканнар, законнар бозу очраклары турында сөйләгәннәр.
Шушы көннәрдә DFМ-Нижнекамск радиосы «Яңалыклар» программасының һөнәри конкурста Идел буе төбәге буенча финалга узганлыгы билгеле булды. Аның алып баручысы Сергей Толмацкийны уңышы белән котлыйбыз.
Фото С. Шумкованың шәхси архивыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев