Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ЮХИДИ хәбәр итә

Туктап, ярдәм иткәннәр

ЮХИДИ гә бер ханым мөрәҗәгать итеп, автоинспекция хезмәткәрләре аңа ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәтен җиткергән.

Көндез Борок авылы яныннан узганда Надежда Шәмсиева автомобилендә ниндидер төзексезлек булуын тоеп, туктаган һәм авария сигнализациясен кабызган. Машинасын карап чыккач, ханым тәгәрмәче тишелгәнен күргән – авыл юлыннан чыкканда арматурага эләктергән булса кирәк.
Надежда мондый очракка беренче тапкыр юлыкканга югалып калган. Бу вакытта юлдан барган машиналар арасыннан патруль экипажы чыгып, ханым машинасы янына килеп туктый. Юл-патруль хезмәте инспекторлары Радик Сәлимов һәм Илсур Әһлиев тәгәрмәчне алыштырган. Надежда Шәмсиева әйтүенчә, инспекторлар туктагач, күңеле тынычланган. Полициядә мондый ярдәмчел кешеләр эшләве яхшы күренеш, җитәкчеләренә зур рәхмәтен җиткергән.

Игътибарсызлык нәтиҗәсе

Төнлә Түбән Кама янында машина янган.

Сәнәгать зонасы янындагы трассада светофорның кызыл утына туктауны кирәк дип тапмаган «Рено» автомобиле йөртүчесе КамАЗ белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә җиңел машинаның рулендә булган 42 яшьлек ханым җиңелчә җәрәхәтләнгән, ә менә «тимер ат»ы тулысынча янып беткән.
Тагын бер машина «Спортмастер» кибете янында янган. Башкалар аптырап торганда, бер ир ялкын сүндергеч белән ут сүндерә. Янгынның сәбәбе – электр үткәргеченең төзексезлеге аркасында килеп чыккан.

Пассажирлар турында уйламыйча

«Автобус» операциясе вакытында ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан 300 дән артык автобус йөртүче тикшерелгән.

Барлыгы 70 тән күбрәк юл кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән. Аларның шактые автобусның техник төзексезлегенә, шулай ук руль белән идарә итүгә бәйле. 28 административ беркетмә төзелгән. 10 йөртүче куркынычсызлык каешын каптырмаган була, берсенең гомумән машина йөртү хокукы булмаган.
Ватык автобусларны линиягә чыгарган 11 җитәкче административ җаваплылыкка тартылган. Биш автобус махсус машина кую урынына китерелгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев