Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ЮХИДИ хәбәр итә

Бәйрәм дип тормыйлар Бәйрәмнәр төрле юл-транспорт һәлакәтләренә бай булды. Начар һава шартлары аркасында, араларында бәрелешүчеләр дә, кеше таптатучылар да бар. 8 гыйнварда Чистай-Түбән Кама трассасында сәгать кичке дүртләр тирәсендә «KIA Rio» автомобиле агачка бәрелгән. Рульдә Түбән Камага баручы 55 яшьлек хатын булган. Ачыкланганча, ул тизлекне арттырып, идарәне югалткан һәм чокырга...

Бәйрәм дип тормыйлар
Бәйрәмнәр төрле юл-транспорт һәлакәтләренә бай булды. Начар һава шартлары аркасында, араларында бәрелешүчеләр дә, кеше таптатучылар да бар.
8 гыйнварда Чистай-Түбән Кама трассасында сәгать кичке дүртләр тирәсендә «KIA Rio» автомобиле агачка бәрелгән.
Рульдә Түбән Камага баручы 55 яшьлек хатын булган. Ачыкланганча, ул тизлекне арттырып, идарәне югалткан һәм чокырга төшеп китеп, агачка бәрелгән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, хатынның умыртка баганасына зыян килгән. Шулай да ул машинадан үзе чыга алган һәм дәваханәгә мөрәҗәгать иткән.
7 гыйнварда исә Түбән Кама районында дүрт машина бәрелешкән. Авария сәгать көндезге 2дә булган. Зыян күргән биш кеше арасында 13 яшьлек бала бар. Дүрт кеше дәваханәгә озатылган, шуларның берсе - авыр хәлдә, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы.
* * *
«Лесная» ял базасы территориясендә «ВАЗ-21144» автомобиле йөртүчесе 12 һәм 13 яшьлек кызларны таптаткан.
Бу вакытта балалар тюбинг белән таудан шуып уйнаганнар. Кызлар дәваханәгә озатылганнар. Бәхеткә, җәрәхәтләре авыр түгел. «Chery A13» автомобиле 60 һәм 61 яшьлек ир белән хатынны таптаткан. 27 яшьлек йөртүче өлкән яшьтәге кешеләргә юл бирмичә узып китмәкче булган. Нәтиҗәдә, баш мие селкенү һәм төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән зыян күрүчеләр дәваханәгә озатылган. Ә менә 15 яшьлек малайны таптаткан адәм, туктап тормыйча, качу ягын караган. Авария Химиклар урамындагы 22нче йорт каршында сәгать кичке 4нче яртыда булган. Гаеплене эзлиләр. Вакыйганы ачыклау өчен ЮХИДИ хезмәткәрләре күрүчеләрнең 39-20-00 яки 39-15-92 номеры буенча телефоннан шалтыратуларын сорыйлар. Анонимлык гарантияләнә.
НТР сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев