Туган як

Югарыга юллар сикәлтәле

Җәмгыятьтә югары урыннарны биләгән кешеләргә күпләр көнләшеп караучан: язмыш андыйлардан бәхетне жәлләмәгән, янәсе. Шәһәребезнең мөхтәрәм кешесе, «Үзәк базар» җәмгыятенең генераль директоры, «Аметист» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры, «Алтын йөрәкле кеше» һәм «Ел хатын-кызы» конкурсларында җиңүче, Халыкара реаль икътисад академиясенең «Иң яхшы сәүдә менеджеры» исемнәренә һәм төрле дәрәҗәдә орден-медальләргә ия булган Тамара Алексеевна Баһаветдиновага карата да күпләр шундый фикердә. Бу кыска гына язмада мин аның бөтен дәрәҗәле исемнәрен, титулларын, хезмәтенә бәя буларак бирелгән күпсанлы хөкүмәт бүләкләрен санарга җыенмыйм. Максатым – шул дәрәҗәгә ирешү юлында аның беренче адымнарын, тормышындагы кайбер кызыклы сәхифәләрне бәян итү.

Тамара Алексеевна Балык Бистәсе районының Алан-Полян авылында 8 балалы гаиләдә туып үскән. Ул – колхоз рәисе кызы. Совет чорында яшәгән өлкән буын кешеләре «персидәтел»нең кем булуын хәтерлидер әле – авылда иң дәрәҗәле кеше, беренче җитәкче. Әтисенең сугыш ветераны булуын, күкрәген күпсанлы орден-медальләр бизәвен дә хәтерли әле. «Папа – ярый коммунист иде», – дип елмаеп искә ала Тамара Алексеевна. Үз эшенә бирелгән, күмәк эшне шәхси мәнфәгатьләрдән өстен куючы, алны-ялны белмичә җигелеп тартучы, дигән сүз була инде ул. 
Ә әнисе, киресенчә, дини тәрбия алган, заманы өчен укымышлы авыл хатыны. Әтиләре бик иртә вафат булгач, 8 баланы тәрбияләп, аякка бастыру аның җилкәсенә кала. «Папагыз исеменә тап төшермәгез» дигән сүзләрне еш кабатлый ул балаларына. Кеше белән әйбәтләп сөйләшергә, ипине ыргытмаска, өлкәннәрне хөрмәтләргә кирәклеге турында да балаларының еш исләренә төшерә. Шуңа өстәп, ул уңган хуҗабикә, башкаларга ярдәм итәргә һәрчак әзер торучы изге җанлы хатын да булган. Авыл кешеләре кайчак аңа «мама» дип эндәшкәннәр хәтта. Чөнки сырхаулап киткәндә дә киңәш, ярдәм сорап, аңа мөрәҗәгать итә торган булганнар. «Чәчәкле бәлеш»ләрне дә авылда ул гына ясый торган булган. Яшьләргә дә булышкан. Бик матур биегәнгә клубка еш чакырганнар аны. «Мамалар нәселендә сигез дин әһеле булган. Ул нәсел бик уңган. Керәшеннәрдә андый булдыклы нәселне «асыл нәсел» диләр иде. Кайчак элекке кешеләрне томана булган, диләр. Алай түгел. Бездә бик күп китаплар саклана иде. Әллә кайчангы кадерле, изге китаплар иде алар», – дип искә ала Тамара Алексеевна... 
Бераз исәя төшкәч, әле 14 яше дә тулмаган Тамара, бер тутасына ияреп, олы абыйлары яшәгән Урал якларына чыгып китә. Шунда эшләп, укып, кичке мәктәпне тәмамлый. Инде ияләшеп, җайлашып беткәндә генә, Татарстанда Түбән Кама дигән яңа шәһәр төзелә башлаган дигән сүзләрне ишетеп, ике дә уйламыйча Татарстанга кайталар. Ни әйтсәң дә, «комсомол удар төзелеше» бит! Яшьлек романтикасы чакыра. Хәер, бу адымга барырга Тамара Алексеевнага гына хас тәвәккәл холкы да ярдәм иткәндер.
Тутасы – төзелешкә, ә Тамара ТЭЦ ашханәсенә кухня хезмәткәре булып урнаша. Әти-әниләреннән күчкән туганҗанлылык үзенекен итә. Әкренләп башка туганнарын да үз яннарына тарта: сигезенче классны тәмамлаган тагын бер сеңлекәшләре, бераздан энекәшләре дә Түбән Камага килә. «Бөтенесен бер канат астына җыеп, укытып, армиягә озатып, каршы алып, өйләндереп, бердәм булып, бик дус, тату яшәдек һәм яшибез», – ди Тамара Алексеевна...
Кайчандыр 14 яшьлек кыз, ашханәдә зур, авыр кастрюльләр күтәреп йөргәндә, киләчәктә директор дәрәҗәсенә күтәрелермен, дип уйладымы икән? Максатчан кызның башына бәлки шул вакытларда ук югарырак күтәрелү теләге тугандыр? Кызыксынып, әлеге сорауны Тамара Алексеевнаның үзенә бирдем. Үткән гомерен искә төшереп бераз уйланып утыргач, ул миңа балачагында булган, ләкин гомере буена күңеленә сеңеп калган кечкенә генә бер хатирәне сөйләде:
– Берчакны әтигә Казанга барырга кирәк булды. Минем дә аның белән барасым, Казан дигән шул зур каланы күрәсем килә. Кыенсынып кына, теләгемне әйттем. Ул чакта киеме дә рәтле түгел иде бит аның. Папа председатель булса да, күпбалалы авыл гаиләсендә акча җиткерү кыенрак булган, күрәсең. Ләкин теләгемә каршы килмәде, үзе белән алып барырга ризалашты. Бардык. Ул үз эше белән йөри, мин әлегә кадәр шәһәр дигән нәрсәне күрмәгән авыл кызы, шәһәр карыйм. Бервакыт зур гына бина янына килеп чыктык. «Университет дигән уку йорты бу, кызым! Монда Казанның үзеннән генә түгел Мәскәүдән, хәтта чит илләрдән дә килеп укыйлар. Бик дәрәҗәле кешеләр чыга моннан», – ди папа. Минем һаман авызымны ачып карап торганымны күргәч: «Килер бер көн, син дә шушы университетта укырсың, зур кеше, директор булырсың, кызым», – диде. «Папа мин бит урысча да белмим, ничек укырмын соң»,  –дим. «Өйрәнерсең. Башта беркем дә бернәрсә дә белми. Уку шул өйрәнү өчен инде ул... Монда укымасаң да, башка җирдә укырсың. Ләкин син югары белем аларга тиеш»,  – дип тәмамлады папа сүзен... 
Күрәсең, әтисе шул вакытта ук башка балаларына караганда аңа зур өметләр баглаган. Аның сүзләре кечкенә Тамараның күңеленә сеңеп калган. Ничек кенә булмасын, мин укырга тиеш, әтинең әнә шул васыять кебегрәк итеп әйткән сүзен үтәргә тиеш, дигән уй аны беркайчан да ташламаган. 
Һәм ул гомере буе укырга, белемен күтәрергә омтыла. Русчага да өйрәнә. Башкалар «танцы»ларга йөргәндә, бәйрәмнәргә чыкканда, төннәр буе йокламыйча дәрескә әзерләнә. Балалар булгач, балалары белән дә укып йөри хәтта. Беренче класска укырга барырга җыенган олы улы берчак: «Мама, син укып бетерәсеңме әле? Инде мин дә укырга барам бит, ә син һаман укыйсың да, укыйсың», – дип, әнисен гаҗәпкә калдыра. Әнә шулай итеп, белемен күтәрә ул.
Башта Әлмәт сәүдә техникумын, тора-бара Марксизм-Ленинизм университетын, Мәскәүнең Плеханов исемендәге халык хуҗалыгы институтын, Халыкара реаль икътисад институтын тәмамлый. Болардан тыш, квалификация күтәрергә дип, Казанга укырга да җибәргәлиләр. «Кечкенә баламны ияртеп, Казанга барып укып йөргән чакларым еш булды», – дип искә ала Тамара Алексеевна. Кайда белемне күтәрергә була, бер мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмый ул. Әнә шулай итеп, әтисенең: «Син укырга, күтәрелергә тиеш», – дигән васыятен үти. 
Дөрес, укып бетердең дә, дәрәҗәле урынга утырдың түгел. Хәзерге дәрәҗәсенә ирешкәнче, Тамара Алексеевнага күп сынаулар үтәргә туры килә. Тәмамлаган барлык дәрәҗәле уку йортлары белән бергә, үзе әйтмешли «зур тормыш университеты» да үтә ул. Ә анда сынаулар теләсә кайсы уку йортына карганда да кырысрак.
Тамара Алексеевнаның хезмәт биографиясенә күз салсак, ул төрле вазыйфалар башкарса да,  нибары 3 урында гына хезмәт куйган. Шуларның иң хәтерендә калганнары «үзгәртеп кору» елларына туры килгәннәредер, мөгаен... 1990 нчы еллар башы. Җәмгыятьтә, икътисадта зур үзгәртеп корулар бара. Совет заманында тәрбияләнгән буын өчен зур сынау булды ул чор. 
Яшерен-батырын түгел, күпләр ул сынаулар алдында  югалып калды. Хәзер «базар мөнәсәбәтләренә йомшак күчү» дип никадәр генә сөйләмәсеннәр, ул «йомшаклык»ның бөтен катылыкларын Тамара Алексеевнага үз җилкәсендә татырга туры килә. Аңа кадәр тупланган тәҗрибәсе, белеме, оештыру сәләте, кешеләр белән эшләү осталыгы – кыскасы, булдыклылыгы аркасында гына кыенлыкларны җиңеп чыга. «Ул заманда кемгә җиңел иде соң? Әйе, куркытырга маташучылар да, янаучылар да булды. Буталчык, болганчык заман иде. Тик бирешмәдем. Нык кеше мин.Холкымдагы бу сыйфатлар пападан һәм мамадан күчкәндер», – ди ул. 
Тамара Алексеевнаның сүз сөреше тагын базар директоры итеп билгеләнгән көннәргә әйләнеп кайтты: «Миңа кадәр эшләп киткән директор «Ул бик усал, сез аның белән эшли алмаячаксыз», – дип куркытып, бөтенесенә расчет биргән. Шулай итеп, мин килгән көнне үк, эшемне калдырып китәргә тиеш идем. Тик үҗәтлек дигән нәрсә дә бар бит әле. Мин – көндез директор, ә төнгә ирем белән «Колхоз базары»ндагы азык-төлек сатыла тораган бинаны каравылларга барабыз. Чөнки рәтле тәрәзәләре дә юк, ишеге дә юньләп бикләнми. Олы улыбыз: «Безне дә үзегез белән алыгыз», – дигәч, аларны да иярттек. Шулай итеп, бөтен гаиләбез белән колхоз базарын каравылларга йөрдек... Мине ул чакта директор итеп, эш җиңел булганга куймадылар, әлбәттә. Бу моны ерып чыга алырмы, әллә батармы, дип уйлаганнар, сынап карамакчы булганнар, күрәсең», – дип нәтиҗә ясап, тәмамлады сүзен. Һәм ул менә 30 елдан артык инде шушы системада сынала. 
Базарда бит әле ике коллектив: берсе – үзләренеке, икенчесе – эшмәкәрләрнеке. Өч мең кеше арасында төрле холыклылары бар. Ул заманнарда бөтен кешегә дә ярап бетеп тә булмагандыр. Ләкин Тамара Алексеевна гадел булырга, кешеләрне аңларга тырыша. Болары аңа гаиләдә кечкенәдән бирелгән тәрбия. 
Базар территориясенә контейнерлар куйган вакытта, 687 кешенең Татарстанның ул чактагы Президенты М.Шәймиевкә шикаять хаты язганлыгы мәгълүм була. «Базар директоры безнең фикер белән исәпләшми. Теләгебезгә каршы килеп, контейнерлар куйдыртып чыкты. Без моңа каршы», – дигән эчтәлекле була ул. Бу шикаять хатына бик борчыла Тамара Алексеевна. Югыйсә, һәрберсенә уңайлы булсын өчен тырышып йөри бит. Сатыла торган әйберләрен иртән өйдән күтәреп килеп, кичен кире алып кайтасы түгел, эш беткәч контейнерга кертеп бикләп кенә куясы. Тик өч көн узамы-юкмы Президент аппаратыннан 998 кеше имзалаган тагын бер хат килгәнлеге турында хәбәр итәләр. Анысында: «Контейнерлар урнаштырырга кирәк. Бик уңайлы. Бөтен кешегә дә җитәрлек булсын иде алар» диелгән була. Уңайлы якларын бик тиз аңлап алган сатучылар. «Жалоба язучыларның кайберләре соңыннан килеп гафу үтенеп йөрделәр хәтта. Мин аларны гаепләмим. Алар урынында булсам, үзем дә шулай эшләр идем», – ди Тамара Алексеевна. 
Әйберләр базары төзегән вакытта, шәһәр бюджетыннан акча күчерелгәч, аның бер тиенен дә әрәм итмәс өчен, территориянең бетон җәелгән урыннарында тишек тиштереп, бетон катламының тирәнлеген линейка белән үлчәп йөргән Тамара Алексеевна. Аның бу гамәле хәзер кемгәдер көлке булып тоелса да, бүленгән акчаның бер тиенен дә исраф итмичә, файдага гына тотылуын үз күзәтчелегенә алуы, хуплауга гына лаек, әлбәттә.
Бүгенге көндә ул җитәкчелек иткән «Үзәк базар» республиканың иң яхшы базары булып исәпләнә икән, Халыкара конкурста бирелгән «Региональ икътисад лидеры» дигән дәрәҗәле исемгә дә лаек булган һәм, әлбәттә, НКЦ сәүдә рәтләренә, әйбер бәяләре чагыштырмача арзан булганга, күпчелек өлкән буын түбәнкамалылар үз итеп йөри икән – боларның барысында да Тамара Алексеевнаның турыдантуры өлеше бар.
«Бик авыр булды. Үземнең тырышлыгым, үҗәтлегем өстенә, гаиләмнең зур булышлыгы, район һәм шәһәр җитәкчелегенең беркайчан да ярдәмнәреннән ташламаулары, минем проблемаларны исәпкә алып, хәл итәргә тырышулары барлык кыенлыкларны җиңеп чыгарга мөмкинлек бирде, – ди Тамара Алексеевна. – Мин үземә дә, башкаларга да бик таләпчән, уңган кешеләрне яратам. Усал булсам да, таләпчән булсам да, минем белән гомер буена эшләргә теләүчеләр күп булды. Кайбер кешеләр белән – кырык, кайберләре белән утыз ел эшләдем. Күп кешеләрне сәүдә эшенә өйрәттем. Хәзерге вакытта бездә өйрәнеп үзләре кибетләр ачып, директорлар булган кешеләр байтак. Килеп рәхмәт әйтүчеләр күп. Шуңа сөенәм. Олы бәхет әнә шулдыр, бәлки?!»
Шушы күпсанлы төп эшләреннән башка, Тамара Баһаветдинованың тагын бер җаваплы эшчәнлеген язып узмый булмас. Ул керәшен мәдәни-этнографик җәмгыять җитәкчесе дә әле. Соңгы дистә елдан артык вакыт эчендә шәһәребездә, районыбызда һәм, гомумән, шушы төбәктә яшәүче керәшеннәр үз асылларын саклап калганнар, гореф-гадәтләрен яңартканнар икән, монда Тамара Алексеевнаның өлеше, һичшиксез, зур. Һәр ел саен даими рәвештә уздырыла торган дистәләгән бәйрәм чараларында иганәче буларак ярдәмен күздә тотып кына әйтүем түгел. Рухи ярдәм, кайгыртучанлык, аналарча киңәш-табыш, һәр эштә хәбәрдарлык – аңа хас әнә шул асыл сыйфатлар бу эшчәнлегендә дә аның аерылгысыз юлдашлары.
Шундый күп мәшәкатьләр өстенә ул тирә-ягындагыларга игътибарлы, ярдәмчел. Үзенең балаларын гына түгел, бергә эшләүче хезмәткәрләренең балаларын укытырга да ярдәм итә, аларның күбесен практикага үзләренә чакырта, эшкә өйрәтә. Шул ук вакытта туганнарын да ташламый, аларга да булыша, укытырга тырыша. Эшкә дә үзе урнаштыра. Болар барысы да аның әтисе-әнисе рухларына тап төшермәвен, аларның васыятьләренә тугры булып калуын күрсәтә. Аның бу сыйфатлары да мактауга гына лаек. «Баһаветдиновлар белән кушылгач та, аларны да якын иттем. Әти белән әни бик тәртипле кешеләр иде. Иремнең  туганнары белән дә, үз туганнарым шикелле тыгыз аралашып, дус-тату яшибез», – ди Тамара Алексеевна. 
Аның кебекләр турында «түбәннән күтәрелде» дип әйтергә була. Хәер, моны ул үзе дә яшерми, әңгәмә вакытында «Мин бит  авыл баласы», «Безнең тамырлар – авылдан» дигән сүзләрне берничә мәртәбә ишетергә туры килде. Ләкин бу сүзләрне нәрсәдәндер читенсенгән, кимсенгән шикелле түгел, ә горурлык белән әйтте ул. Авыл баласы икән, димәк, кечкенәдән, хезмәтне сөеп үскән, маңгай тирен жәлләмичә түккәндә генә уңышка ирешергә мөмкин икәнен кечкенәдән аңлаган. 
Шушы көннәрдә Тамара Алексеевнаның олы юбилее. Аны гомер бәйрәме белән котлап, сәламәтлек һәм уңышлар телибез.  
Фәрит ИМАМОВ. 
Фотода: Т.Баһаветдиновага 2014 елда ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф. Мөхәммәтшинның Рәхмәт хатын тапшыру мизгеле.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: