Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Югалту җиңел, ә кайтару...

Наркология диспансерына исәпкә куелган кеше машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә. Әмма моны суд кына хәл итә ала. Шушы көннәрдә шундый утырышның берсе узды.

Повестка җибәрелүгә карамастан, җавапчы суд утырышына килмәде. Килмәсә дә, аның гаебен раслаучы документлар җитәрлек. Түбән Кама шәһәре прокуроры ярдәмчесе Ришат Садыйков әйтүенчә, әлеге адәм 2003 елда диспансер күзәтүенә алынган. Наркотикларга бәйлелеге көчле, өстәвенә, табибларга күренми. Сәламәтлеге буенча транспорт белән идарә итә алмый, шуңа да прокуратура аның машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителүен сорады. Дәлилләргә таянып, судья прокуратура дәгъвасын канәгатьләндерде. 
Узган ел дистәләрчә түбәнкамалы машина йөртү таныклыгыннан колак каккан. Прокуратура хезмәткәрләре наркология диспансеры белән тыгыз элемтәдә эшләп, анда исәптә торучыларны ачыклый. Аннары юл-транспорт һәлакәтләре вакытында наркотикларны кулланучыларны ачыклавы турында ЮХИДИ дә мәгълүмат җибәреп тора. 
Мондый очракларда машина йөртү таныклыгын кайтару җиңел түгел. Кеше тернәкләнү курсын узарга, «чиста» булырга тиеш. Исәптән төшүе турында диспансердан белешмә алып, медицина тикшерүе узарга һәм машина йөртү таныклыгы алу өчен имтихан бирергә кирәк булачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев