Туган як

Ышанмагыз

Пенсия фонды түбәнкамалыларны яңа алдау очраклары турында кисәтә. «Әгәр дә эшләүче пенсионер ел ахырына кадәр эштән китмәсә, исәпләнгән индексацияләр пенсиясенә кермәячәк» дигән мәгълүмат таратыла.

Пенсия фонды идарәсе начальнигы Лариса Семенова әйтүенчә, закон буенча, теләсә кайсы вакытта эштән чыккан пенсионер пенсия акчасын барлык индексацияләр исәбе белән алачак. Барлык шикле очраклар турыда ТР Пенсия фонды бүлегенең кайнар линиясенә телефон буенча 8(843) 279-27-27 номерына шалтыратып хәбәр итү сорала.    
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: