Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Йөртүчесе булмаса, автобус кирәкме?

Түбән Камада яңа автобуслар күренә башлады.

Яңа транспортны «Альбатрос» компаниясе сатып алган. Әлегә «ПАЗ» маркалы ике автобус шәһәрдә 59 нчы маршрут буенча гына йөри. Йөртүчесе Наил Сафин белдерүенчә, аларның двигателе дә, тормозлары да яхшы, өстәвенә метан газында эшлиләр. Тагын ике автобус 47 нче маршрут өчен сатып алынса да, йөртүчеләр булмау сәбәпле, эшсез тора.
«Альбатрос» ҖЧҖ – Яр Чаллы шәһәре оешмасы – шәһәребездә транспорт белән туган мәсьәләне чишәргә ярдәм итә. Җәен сатып алынган ун «Форд» автобусы 47 нче һәм 59 нчы маршрут буенча уңышлы гына йөри.
– Монысы белән генә чиклән-мибез. Алга таба инвалидлар өчен уңайлы зур автобуслар сатып алу нияте бар. Хәзергә аларның йөреше начар дип зарлансалар да, арасы 35 минуттан артмый. Алга таба биш, ун минут кына калдырырга исәп, – ди «Альбатрос» директоры урынбасары Николай Зуев.
Кешеләргә автобуслар ошый. Әмма башка маршрутларны, чыннан да, озак көтәргә туры килә шул.
– Бер сәгатькә кадәр көткән бар. Алай ярамый бит инде. Хаста-ханәгә барырга кирәк булганда, бигрәк авыр. Автобус йөртүче-ләргә түләмиләр, диләр, шуңа күрә юк та, – дип зарланып алды Рәмзия Йосыпова.
Чыннан да, автобус сатып алу гына җитми, тиешле кадрлар туплау да кирәк. Йөртүчесе булмаса, автобустан
ни файда?..

Фото https://ntr-24.ru/ сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев