Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Йөртүчеләр булмагач...

Шәһәребезгә федераль проект кысаларында 24 автобус сатып алырга ниятлиләр.

Район башкарма комитеты проектта катнашыр өчен гариза тапшырган инде. Бу хакта «Халык порталы»нда автобуслар җитмәвеннән зарланган берәүгә хәбәр ителгән. Федераль проект ярдәме белән транспортны 60 процент ташлама белән сатып алырга мөмкин булачак. Шулай ук 5 һәм 5а маршрутларының сирәк йөрүенә дә аңлатма бирделәр. Баксаң, эш йөртүчеләрнең җитмәвендә икән. Хәзерге вакытта D категориясе булган шоферларны эзлиләр. Йөртүчеләр җитмәгәч, яңа автобусларны ник сатып алалар икән? Ә кадрларга килгәндә, эш шартларын яхшыртсаң, хезмәт хакын күтәрсәң, үзләре киләчәкләр. Моннан кала хәзерге вакытта «ТФ Альбатрос» җәмгыяте маршрутка микроавтобуслар җибәргән.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев