Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Йөрергә кирәкми

Балаларга СНИЛСны гари¬засыз рәсмиләштерәләр.

2020 елның 15 июленнән соң туган балаларның әти-әниләренә СНИЛС алыр өчен до­кументлар белән Пенсия фон­дына барып йөрергә кирәкми. Бары тик Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында (ЕСИА) теркәлү җитә. Пенсия фондының мәгълүмат сайтына бала туу хакында ЗАГС реестрыннан хәбәр керүгә, баланың шәхси счетының индивидуаль номеры автомат рәвештә рәс-миләштерелә һәм әнинең дәүләт хезмәтләренең бердәм пор­талындагы шәхси кабинетына җибәрелә.

«Шулай итеп, июль уртасын­нан соң бала туган гаиләләр, аның СНИЛС номеры турында мәгълүматны тулысынча автомат рәвештә алачак», – дип хәбәр итте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.

Электрон почта яки SMS хәбәр аша СНИЛС рәсмиләштерү хакындагы мәгълүматны опера­тив рәвештә алу өчен, шәхси ка­бинетта тиешле көйләү рәвешен сайларга кирәк.

Ә уллыкка бала алган гаиләләр өчен СНИЛС алу тәртибе үзгәрешсез кала, чөнки кирәкле мәгълүматларны уллыкка бала алучылар бары тик үзләре генә тапшыра.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев