Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Җыр-моң – гомер юлдашы

1960ел. Чүпрәле районы Яңа Задур авылына концерт белән мәшһүр Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова килә. Соңыннан теләгән кешеләрне җырлатып карыйлар. 12 яшьлек Мансурның җырын тыңлагач, Илһам абый Әлфия апага карап: «Бу егет артист булырга тиеш», – дип бәя бирә.

Бу сүзләр кечкенә Мансурның күңеленә сеңеп кала. Мәктәптә, клубта уза торган концертларда ул еш катнаша, гармунда уйнарга өйрәнә, шигырьләр яза. Артист булу теләге хыялына әйләнә. 
Мәктәпне тәмамлагач, атасы Мөхетдин абый улына Буа ветеринария техникумына укырга керергә киңәш бирә. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки үзенең тормышы белән җиргә береккән, механизатор кеше баласына башканы теләмәс тә иде.
Мансур техникумны уңышлы тәмамлап, Казан ветеринария институтына укырга керә. Техникум һәм институт студенты булган елларында концертларда катнаша. Аерым җырлары белән дипломант, лауреат исемнәренә лаек була, хәтта Мәскәүдә үзешчәннәр конкурсында чыгыш ясый.
Институттан соң Әлки, Лаеш, Спас районнарында ветеринария баш врачы, совхоз директоры булып эшли.
Мансур Мөхетдин улы 1982 елдан 1995 елга кадәр «Түбән Кама» совхозының сөтчелек комплексы җитәкчесе була. Максатчан алып барган эшләре нәтиҗәсен бирә: эш шартлары яхшыртыла, яңа технологияләр кертелә, районда иң югары күрсәткечләргә ирешелә, призлы урыннар яулана. Ул җитәкләгән комплекста район, республика, хәтта Россия күләмендә тәҗрибә уртаклашу семинарлары үткәрелә.
1995 елда Мансур Мөхетдин улы Түбән Кама авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең  профсоюз җитәкчесе итеп сайлана. Ул җитәкләгән чорда Түбән Кама АПК профсоюзы республикада алдынгы урыннарны били. Эш дәверендә «Туган як» газетасында авыл хезмәтчәннәре турында язылган мәкаләләре чыгып тора.
Президентыбызның 2008 елгы Указы белән аңа «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. Исеме «Татарстан ветеринария тарихы» китабына кертелә. «Профсоюзларда актив эш өчен», «Россия профсоюзының 100 еллыгы» медальләре, күпсанлы Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.
Мансур Мөхетдин улы узган 2017 елда да эшен дәвам итте әле. Чөнки ул авыл хуҗалыгы буенча югары квалификацияле эксперт буларак, һәрвакыт кирәкле белгеч. Хәзер дә авыл хуҗалыгы идарәсендә аның ярдәменә таяналар, киңәшенә колак салалар.
Түбән Кама аксакаллар шурасы быел 20 еллык юбилеен билгеләп үтә. Шураның хөрмәтле өлкән яшьтәге әгъзалары файдалы киңәшләре белән җәмгыятькә ярдәм итәләр. Шулар арасында, хезмәт ветераны, 50 еллык эш стажын авыл хуҗалыгы белән бәйләгән Мансур Мөхетдин улы Шәрәфетдинов та бар. 70 еллык юбилее аксакаллар шурасының 1998 елда оешкан көненә туры килә. Авылларда шурага вәкилләр сайлап алып, эшләрен җанландырып җибәрүче, аларга ярдәм итүче кеше дә Мансур Мөхетдин улы булды.
Мансурның балачак хыялы – артист булу, матур җырлары белән кешеләрне сөендерү теләге, ниһаятъ тормышка ашты. Лаеклы ялга чыккач, былтырдан бирле,  шәһәребездә инде күп еллар эшләп килүче «Талир тәңкә»  җыр һәм бию ансамбленең иң актив җырчысы булып китте ул. Ансамбль җитәкчесе Флүр Гайнемөхәммәтов Мансур Мөхетдин улын коллектив өчен чын табыш дип бәяли. 
Ансамбль атна саен мәктәпләрдә, хезмәт коллективларында уңышлы чыгышлар ясап килә. Мансур әфәнде үзенең моңлы тавышы, башкару осталыгы белән тамашачылар күңелен яулап алырга өлгерде инде.
Без, аксакаллар шурасы әгъзалары, арабызда шундый мактауга лаеклы шәхес булу белән горурланабыз һәм аның һәр башкарган эшенә сокланабыз. 
Мансур ГАНИЕВ, аксакаллар шурасы әгъзасы.
Фотода: М. Мөхетдинов (сулда).

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев