Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Җылылык өчен түләү артты, ә субсидия?

Җылылык өчен субсидияне Түбән Камада 20 мең кеше ала. Әмма 1 июльдән республика льготасы бирелүдән туктады.

Программа 2012 елда эшли башлады. Социаль ярдәм җылылыкны «Таттеплосбыт» компаниясе тәэмин иткән йортларда яшәүче гражданнарга күрсәтелде. Социаль яклау идарәсе  начальнигы Гөлсирин Җамалиева әйтүенчә, түләүләр арткан вакытта бу субсидияләр тигезләү максатыннан бирелгән. «Башта өч елга гына билгеләнсә дә, акча алты ел түләнгән. Хәзер тарифлар барлык компанияләрдә дә бертигез. Шуңа күрә субсидияләр гамәлдән чыгарыла», – ди ул. Яңалык бер дә куандырмый, билгеле. Бигрәк тә, керемнәре зур булмаган гаиләләрдә. Алар өчен башка льгота каралган. Тик ул торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләме гаиләнең гомуми кеременнән 21 процентка артса гына түләнәчәк.    
Пенсионерларга исә йортларга капиталь ремонт ясау чыгымнары капланачак: күпфатирлы йортларда хосусыйлаштырылган тораклары булган эшләмәүче, ялгыз яки гаиләдә эшләмәүче пенсионер белән бергә яшәүче эшләмәүче 70 яшьлек кешеләргә – 50 процент күләмдә; күп-фатирлы йортларда хосусыйлаштырылган тораклары булган эшләмәүче, ялгыз яки гаиләдә эшләмәүче пенсионер белән бергә яшәүче эшләмәүче 80 яшьлек кешеләргә – 100 процент күләмдә. Әлеге мәгълүмат торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү квитанцияләрендә дә күрсәтеләчәк. Җылылык өчен субсидия түләүнең туктатылуы турында мәгълүмат та квитанцияләрдә булачак. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X