Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Җылы эзли җаннар»

Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә онлайн-очрашу узды.

Түбәнкамалылар белән Инстаграм аша видео-элемтәгә драматург, язучы, публицист, С.Сөләйманова исемендәге премия лауре­аты, ТР язучылар һәм жур­налистлар берлеге әгъзасы, киносценарийлар авторы Айгөл Әхмәтгалиева чык­ты. «Аралашып, фикерләр алышып, җылы әңгәмә кор­дык. Инстадашларның 2019 елда дөнья күргән «Туташ» тарихи романына кара­та күңелләрендә туган со­рауларына җавап биреп, алда авторның үзе белән китапханәдә очрашырга яз­сын дигән изге теләктә туры эфирны тәмамладык. Айгөл Әхмәтгалиеваның иҗаты киң катлау укучыга вакыт, заман таләбе белән тәкъдим ителә», – дип уртаклаша тәэсирләре белән китапханәчеләр.

Фото https://vk.com/tukai_nk сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев