Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Җырлап-биеп күңел ачтык

Узган якшәмбедә Түбән Камада Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үттеләр. Халык иҗаты йорты сәхнәсендә җирле артистлар чыгыш ясады. Сәхнәдән яңгыраган җырлар еракка ишетелде. Театральләштерелгән тамашада түбәнкамалылар язның никадәр кадерле, Нәүрүзнең никадәр матур, ягымлы икәнен тойды. Бәйрәмгә шәһәребездәге һәр милли оешма үз өлешен кертергә тырышты. Татар, башкорт, таҗик, әзәрбайҗан, үзбәк милли оешмалары үз...

Узган якшәмбедә Түбән Камада Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үттеләр.
Халык иҗаты йорты сәхнәсендә җирле артистлар чыгыш ясады. Сәхнәдән яңгыраган җырлар еракка ишетелде. Театральләштерелгән тамашада түбәнкамалылар язның никадәр кадерле, Нәүрүзнең никадәр матур, ягымлы икәнен тойды. Бәйрәмгә шәһәребездәге һәр милли оешма үз өлешен кертергә тырышты. Татар, башкорт, таҗик, әзәрбайҗан, үзбәк милли оешмалары үз чатырларын бәйрәмчә бизәде. Өстәлләрдәге милли ризыклар, кигән киемнәре Нәүрүзгә хөрмәтләре турында сөйли.
Төрки халыкларда бу бәйрәм зур мәгънәгә ия.
Көн белән төн тигезләшкәннән соң, яңа ел башлана дигән ышану булган. Чөнки язын җир, табигать уяна, яңара.
- Бу көнгә бер ай алдан әзерләнәбез. Бодай шыттырабыз - монысы уңдырышлык билгесе. Бәйрәм якынлашканда, тәм-томнар пешерәбез, иң яраткан ризыгыбыз - пәхләвә. Йомыркалар манып, тәгәрәтәбез. Ватаныбызда учак ягып, аның аша сикерү гадәте да бар. Бөтен борчулар, кайгы-хәсрәтләр шунда калсын, - ди Түбән Кама әзәрбайҗаннар җәмгыяте рәисе Абдул Әхмәдов.
Үзбәк халкы дә Нәүрүз бәйрәмен олылап каршы ала. Бу көнне аларда кунакка йөрү гадәте бар икән. Иң матур, бай өстәл әзерләгән хуҗага бүләкләр бирәләр. Сүз уңаеннан, бу гадәтне алар Түбән Камада да саклап калганнар. Чатырлары янындагы өстәл төрле сый-нигъмәтләрдән сыгылып тора, монда шыттырылган бодай сабаклары да бар.
- Шәһәрдәшләрне сыйларга дип, сүмәләк кайнаттык. Һәр кеше бүгенге бәйрәмгә дип берәр төрле аш пешерде. Мин җәймә, патыр әзерләдем, - ди үзбәк милли оешмасы әгъзасы Венера Әлимова.
Таҗик, үзбәк, әзәрбайҗан милли оешмалары түбәнкамалылар өчен зур сый - пылау пешергәннәр. Аннан теләгән һәркем авыз итә алды.
Татарларда һәм башкортларда Сабантуй зуррак әһәмияткә ия. Авылларда, мәсәлән, Нәүрүзне бөтенләй уздырмыйлар, бары күңел ачу чарасы буларак, балалар белән тамаша куялар. Әмма Түбән Кама милли оешмалары бәйрәмгә үз өлешләрен кертте. Башкортлар музыка коралларында уйнап, халык күңелен күрде. «Талир тәңкә» ансамбле дә кимен куймады. Артистлар үзләре дә биеп-җырлады, халыкны да биетте. Татар чатыры янындагы өстәлдә милли ризыкларыбыз - бавырсак, урама һ.б. бар иде.
Урамда әле салкын булса да, кар көртләре җирне каплап торса да, кояш көннән-көн югарырак күтәрелә һәм яктырак балкый. Бер-берсен котлагандай, кошлар сайрый. Хуш киләсең, яз, төкле аягың белән!
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Фотода: бәйрәм мизгеле.
Алмаз Фәттахов фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев