Туган як

Җәйге хәтирәләр

Быел җиләк искиткеч уңган иде. Түзеп буламы соң, мин дә чалт аяз җәйге бер иртәдә яшьлек эзләрем калган болынга җир җиләкләре җыярга киттем.

Авылыбыздан әллә ни ерак түгел шау чәчәкле урман аланы мине кояш нурына чумып, төрле кошлар тавышы, бал кортлары безелдәве, чикерткәләр черелдәве белән каршы алды. Аланда кып-кызыл булып җиләк өлгергән... Андагы төрле чәчәкләрдән таралучы хуш искә, урманнан килгән юкә чәчәге исенә баш әйләнә! 
Нинди хозурлык! Кечкенә вакытта әнкәем белән шушында җиләк җыюыбыз исемнән чыкмый. Ул эш күп булса да вакыт таба, җиләккә мине дә ияртә иде. Аның уңганлыгы тирә-якка мәгълүм, җиләктән әзерләгән кайнатмалары, хуш исле җиләкле май, юка гына итеп киптергән как, кипкән җиләктән пешергән пирогларының тәме һаман авызымда кебек. Хәтирәләрдән күзләремә яшь тулды...
Сагынуым назлы бер моң булып, әнкәем яраткан «Чәчкәләрнең нигә кирәге бар» дигән җыр көе булып әкрен генә тирә-юньгә таралды. Туган як басулары, болын-кырлары мине һаман онытмый, әнкәем кебек сагынып көтә сыман.
Ралия КӘРИМОВА.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: