Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Җыелган акча мөһим эшләргә тотылачак

Кызыл Чишмә бистәсендә үзара салым буенча референдум узды. Үзара салым акчасы авылларны төзекләндерү, җирле мәсьәләләрне хәл итү өчен тотыла. Программа республика бюджетыннан да финанслана: халыктан җыелган акчаның һәр сумына республика казнасыннан дүрт сум өстәлә. Моңа халык референдум юлы белән ризалык бирсә генә ирешергә мөмкин.

Кызыл Чишмәгә килгәндә, биредә Бөек Ватан сугышчылары мемориалына капиталь ремонт кирәк, өстәвенә, Пробуждение бистәсендә юлларны төзекләндерү зарур. Референдумга исә халыкның 64 проценты килде, шуларның 75 проценты яңарту өчен тавыш бирде. Димәк, 18 һәм аннан өлкәнрәк һәрбер кешедән 200әр сум акча алыначак. Икенче төркем инвалидлары, 80 яшьтән өлкәнрәкләр һәм күп балалы гаиләләр гомуми «казан»га 100әр сум салачак. Шунысы да бар, беренче төркем инвалидлардан, Бөек Ватан сугышы ветераннарыннан һәм аларга тиңләштерелгәннәрдән, уку йортында көндез укучы студентлардан акча җыелмаячак.
Узган елгы референдумда Кызыл Чишмә халкы 100 мең сум тирәсе акча тапшырган. Бу акчага балалар мәйданчыгы төзелгән.
Гомумән, үзара салым программасы 2013 елдан тормышка ашырыла.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X