Туган як

Язып алсагыз була

18 июньнән Перинаталь үзәге булган шәһәр балалар дәваханәсендә контакт-үзәк эшли башлаячак.

7.00-16.00 сәгатьтә 44-77-21 яки 44-77-22 номеры буенча телефоннан шалтыратып, беренче һәм икенче балалар поликлиникасындагы педиатрга, хирургка, травматологка, неврологка, аллергологка, лаборатория тикшерүенә, хатын-кыз консультациясенә акушер-гинекологка язылырга мөмкин. Әлеге номерларга  шалтыратып, шулай ук дәваханәнең яки поликлиниканың эше буенча өстәмә мәгълүмат алып була. Ә медицина ярдәме күрсәтү турындагы сорауларга җавап ишетү өчен 16.00-19.00 сәгатьтә 39-90-60 номерына шалтыратырга кирәк. Игътибар! Кардиологка, эндокринологка, отоларингологка, окулистка юлламаны педиатр язып бирә.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: