Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Язылырга онытмагыз

Театрга - бушлай Иртәгәге көннән башлап, безнең редакциягә килсәгез һәм «Туган як»ка язылсагыз, Түбән Кама татар дәүләт драма театрының яңа спектакльләреннән берсенә бушлай чакыру билеты алып китә аласыз. Алар күп - уналты данә, шуңа күрә, уйнатып тормыйча, кем алданрак килеп «Туган як»ка языла һәм билет сорый, шуларга биреп җибәрәбез. Бу...

Театрга - бушлай
Иртәгәге көннән башлап, безнең редакциягә килсәгез һәм «Туган як»ка язылсагыз, Түбән Кама татар дәүләт драма театрының яңа спектакльләреннән берсенә бушлай чакыру билеты алып китә аласыз. Алар күп - уналты данә, шуңа күрә, уйнатып тормыйча, кем алданрак килеп «Туган як»ка языла һәм билет сорый, шуларга биреп җибәрәбез.
Бу билетлар - барысы да премьераларга: «Анам кыры» (6 декабрьдә була), «Назлыгөл» (10 декабрьдә), «Кызлар кызык итәләр» (9 һәм 16 декабрьдә) спек-
такльләренә. Үзегез телә-гәнен сайлап алу өчен, алданрак килергә тырышыгыз.
Чакыру билетына өстәп, китаплар һәм журналлар («Сөембикә, «Мәйдан», «Идел», «Казан утлары», «Чаян») бүләк итәбез.
Редакциядә (Актүбә урамы, 6а) язылу эш көннәрендә иртәнге 8дән 17 сәгатькә кадәр бара. Акчагызны вак-латып, мөмкин кадәр төгәл алып килүегезне үтенәбез.
Почтальон китергәндә
2016 елның беренче яртысы өчен «Туган як»ның тулы комплектына (сишәмбе hәм җомга) язылу бәясе - 513 сум. Җомга саннары белән генә чикләнергә уйласагыз, 387 сум була. Бу бәяләргә почтада hәм редакциядә языла аласыз.
Бөек Ватан сугышы ветераннары, аларга тиң-ләштерелгән кешеләр hәм сугышка катнашы булмаган беренче, икенче группа инвалидлар өчен льготалы бәяләр гамәлдә. Газетаның тулы комплектына язылсагыз - 458 сум 04 тиен, ә җомга саннарына гына булса - 351 сум 66 тиен.
Льготалы бәягә язылу өчен тиешле документларыгызны алып, почтага барырга яки телефоннан үзәк почтага шалтыратып (36-02-43, 30-76-33), почтальонны өегезгә чакырырга була, моның өчен өстәмә бер тиен дә алынмый. Ә редакциянең үзендә льготалы бәяләр белән яздырырга безгә рөхсәт итмиләр.
Почтага барып алырга да була
Газетагызны почта әрҗәсеннән урлап тинтерәтсәләр яки почтальон соң китерсә, «Туган як»ны үз йортыгызга якын почта бүлегеннән барып ала торган итеп тә язылырга мөмкин.
Болай эшләгәндә, язылу бәясе дә арзанрак була. «Туган як»ның тулы комплектына (сишәмбе hәм җомга) - 485 сум 40 тиен, ә җомга саннарына гына булса, 369 сум 12 тиен түләп языла аласыз.
Бөек Ватан сугышы ветераннары, аларга тиңләштерелгән кешеләр hәм сугышка катнашы булмаган беренче, икенче группа инвалидлар өчен бу очракта да льгота бар: «Туган як»ның тулы комплектына язылу бәясе - 435 сум 96 тиен, ә җомга саннарына гына булса - 337 сум 44 тиен.
Газетаны почтадан барып алып йөрү өчен, шул почта бүлегендә язылырга кирәк. Язылу абонементына почта бүлегенең номерын, үзегезнең фамилиягезне, исемегезне, әтиегезнең исемен, адресыгызны язарга hәм «до востребования» дип тә өстәргә кирәк була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев