Яшьләрне дә алдыйлар
Элек алдакчылар кармагына өлкән яшьтәгеләр эләксә, хәзер корбаннар арасында яшьләр дә күп. Ник дисәң, элек телефоннан шалтыратсалар, хәзер интернет кибетләр һәм социаль челтәрләр аша да эш итәләр.
Нина Петровага билгесез ир телефоннан: «Улыгызны бәладән коткарыр өчен акча күчерегез», – дип шалтыраткач, ул терминалга йөгергән.
– Кибеттә мине акча салмаска дип, бер ир белән хатын, сатучы үгетләде. Әмма тыңламадым, акчаны терминалга салдым, ә улыма шалтыраткач, аның әле генә эштән кайтуын белдем, – ди ул.
Полиция хезмәткәрләре мондый очракта башта шалтыратырга, аннары эш итәргә киңәш итәләр. Участок инспекторлары йортлар буенча йөреп, халык белән аңлату эшен алып бара. Алар телефон аша шалтыратучы «банк хезмәткәрләре» белән дә сөйләшергә өйрәтәләр. Соңгы арада мондый алдау очраклары артты. Югыйсә, аны да ачыклап була. Хезмәткәрләр банк картасының арттагы ягындагы өч санын сорамаячаклар.
– Һәр картада банкның телефон номеры күрсәтелгән. Шикләнсәгез, аның буенча шалтыратып, кем белән сөйләшкәнегезне белешегез, – ди участок инспекторы Эдуард Зәйнуллин.
Акчагызны кулларына төшерер өчен, аферистлар яңадан-яңа юллар уйлап таба. Алданучыларны күбесе – интернет-кибетләргә мөрәҗәгать итүчеләр, икенче урында – кредит алырга теләүчеләр. Элек сатып алынган товарның «компенсациясен» кайтарырга тәкъдим итсәләр, күбесе шикләнмичә риза була.
Полиция хезмәткәрләре игътибарлы булырга, алдакчыларның алымнары турында якыннарга сөйләргә киңәш итә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев