Туган як

Яшьләрне артта калдырганнар

«КоVёR» яшьләр үзәгендә ике буын вәкилләре очрашты. Уенда шәһәрнең комсомол ветераннары һәм заман яшьләре катнашты. Чараны биология укытучысы Виктор Белоусов алып барды.

Уенның беренче өлешендә Татарстандагы танылган кешеләрнең 40 һәйкәле һәм бюсты рәсеме күрсәтелде. Бәйгечеләргә исә шуларның исемнәрен һәм урнашкан урыннарын әйтергә кирәк иде. Аннары командалар Түбән Камада төзелгән объектларны вакытлары буенча барладылар. «Комсомоллар» командасының беренче урын алуы гаҗәпләндермәде, чөнки анда Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина, шәһәр Советы депутаты Альберт Яһүдин, Өченче буын университеты директоры Людмила Топаева, индустриаль техникум директоры урынбасары  Римма Носова ярышты. 
«1962 елда Түбән Кама алдынгы комсомол төзелеше дип игълан ителде. Бирегә килү өчен кешеләр башта үзләре яшәгән урыннарда рекомендация алырга тиеш булган. Шулай итеп, яшьләр шәһәребезгә илнең төрле почмакларыннан килгән», – дип сөйләде Эльвира Долотказина. 29 октябрьдә комсомолга 100 ел тула. Бу уңайдан Түбән Камада зур бәйрәм узачак.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: