Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яшел Фитнес

Ярышларда катнашыгыз! Кызганычка, 10 сентябрьдә һава торышы бозылу сәбәпле, тренировкалар үткәрелмәде. Димәк, бу якшәмбе без икеләтә тырышачакбыз. Барыгызны да 17 сентябрьдә узачак чираттагы тренировкага көтәбез. Монысы «Тынычлык һәм татулык көне»нә багышлана. Күнегүләр һәрвакыттагыча 10.00 сәгатьтә «Гаилә» һәм Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркларында һәм Кояшлы аланда узачак. Сезне күп кенә...

Ярышларда катнашыгыз!
Кызганычка, 10 сентябрьдә һава торышы бозылу сәбәпле, тренировкалар үткәрелмәде. Димәк, бу якшәмбе без икеләтә тырышачакбыз. Барыгызны да 17 сентябрьдә узачак чираттагы тренировкага көтәбез. Монысы «Тынычлык һәм татулык көне»нә багышлана.
Күнегүләр һәрвакыттагыча 10.00 сәгатьтә «Гаилә» һәм Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркларында һәм Кояшлы аланда узачак. Сезне күп кенә кызыклы ярышлар һәм бүләкләр көтә!
Программада:
10.00-10.20 сәгатьтә - иртәнге зарядка,
10.30-11.10 сәгатьтә - функциональ тренинг,
11.20-11.50 сәгатьтә - тәннең сыгылмалылыгын арттыру күнегүләре.
Һава шартларына туры килерлек итеп киенегез! Махсус келәм алырга онытмагыз! Чарага http://zelfi.ru/nijnekamsk/events/149 сайты аша теркәлүчеләргә 5 балл өстәлә. Шәһәр рейтингын http://zelfi.ru/nijnekamsk сайтыннан күзәтеп бара аласыз.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев