Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

Кичә, бүген, иртәгә

Яшел Фитнес

Тынычлык һәм татулык көненә багышланган күнегүләргә шәһәрнең иң актив кешеләре җыелды. Аларны Түбән Каманың иң яхшы фитнес тренерлары үткәрде. Ял иткән арада көз турындагы җырларны искә төшерергә тәкъдим ителде. Җырларга теләүчеләр дә булды. Кызганыч, җәй һәм көзнең беренче ае тиз узып китте. Сезоныбыз ахырына якынлаша. Игътибар! 23 сентябрьдә шимбә (!)...

Тынычлык һәм татулык көненә багышланган күнегүләргә шәһәрнең иң актив кешеләре җыелды. Аларны Түбән Каманың иң яхшы фитнес тренерлары үткәрде. Ял иткән арада көз турындагы җырларны искә төшерергә тәкъдим ителде. Җырларга теләүчеләр дә булды.
Кызганыч, җәй һәм көзнең беренче ае тиз узып китте. Сезоныбыз ахырына якынлаша. Игътибар! 23 сентябрьдә шимбә (!) барыгызны да Гаилә паркына Яшел Фитнес сезонын ябу тантанасына чакырабыз. Чара 13.30 сәгатьтә соңгы тренировка белән башланачак. Үзегезгә ошаган тренер өчен тавыш бирергә онытмадыгызмы әле?
Сезне Зелфи-зарядка, зумба спорт биюе, паркур-шоу, фотобудкада түләүсез фотога төшү һ.б. көтә. Әлбәттә, бу көндә традиция буенча конкурсларда, ярышларда катнашып, бүләк алырга да була. Бу көнегезне Яшел Фитнеста үткәрегез!
Иң соңгы яңалыклар белән ВК социаль челтәрендә (Зеленый Фитнес) һәм http://zelfi.ru/nijnekamsk сайтында танышып була. Очрашуга кадәр!

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев