Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яшь гаиләләргә ярдәм

2018 елда туган яки уллыкка алынган беренче бала өчен анага ай саен акча түләнәчәк. Узган елның 28 ноябрендә узган Координация советы утырышында Россия Президенты Владимир Путин яшь гаиләләргә ярдәм итү турында тәкъдим кертте. Моның өчен ана һәм баланың Россиядә яшәүләре һәм Россия гражданлыгы булу шарт. Гаиләнең уртача кереме яшәү минимумыннан...

2018 елда туган яки уллыкка алынган беренче бала өчен анага ай саен акча түләнәчәк. Узган елның 28 ноябрендә узган Координация советы утырышында Россия Президенты Владимир Путин яшь гаиләләргә ярдәм итү турында тәкъдим кертте.
Моның өчен ана һәм баланың Россиядә яшәүләре һәм Россия гражданлыгы булу шарт. Гаиләнең уртача кереме яшәү минимумыннан (13 713 сум) 1,5 тапкырга артмаска тиеш. Мәсәлән, өч кешелек гаиләгә гомуми керем 41 139 сумнан артмаса гына акча түләнәчәк. 2018 елда аның күләме 8490 сум тәшкил итәчәк.
Закон буенча, айлык түләүгә ия булу өчен, бала тугач алты ай эчендә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Түләүләр 1 ел дәвам итәчәк. Аннары социаль яклау идарәсенә барып, озынайтырга тиеш буласыз.
Айлык түләүне ала башлау өчен социаль яклау идарәсенә бала туу (уллыкка алу) таныклыгы, гаилә әгъзаларының 12 ай дәвамындагы кереме турында белешмә, банк счеты реквизитлары, паспорт белән килергә кирәк.
Документлар 3 гыйнвардан кабул ителә башлады. Адрес: Тынычлык ур., 60нчы йорт. Кама Аланы: Ильич урамы, 2/01нче йорт. Кайнар линия телефоны: 45-44-92. Сайт: niz.31@tatar.ru. 45-44-92 номеры белән телефоннан шалтыратып, алдан язылырга кирәк.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев