Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Яшәү – бәхет!»

«Яшьлек хыялларың ил язмышы белән бәйләнсә»... – дип башланып китте шәһәребезнең Халык иҗаты йортында «Ләззәт» ансамбленең 40 еллык юбилеена багышланган кичә.

Ансамбль коллективын мәдәният идарәсе начальнигы Гүзәл Мөбәрәкшина, Бөтендөнья татар конгерссының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев котлады.
Концертта «Тормышны чагылдырган искә алу» фильмыннан өзекләр күрсәтелде. «Татарстанның мактаулы мәдәният хезмәткәре», «Талир тәңкә» ансамбле җитәкчесе Флүр Гайнемөхәммәтов һәм аның артистларына багышланган бу фильмда Флүрне күрүгә, зал аягүрә басып алкышлады. Чөнки татар милләте, аның мәдәнияте өчен бик күп эшләр башкарган шәхес. «Ләззәт» ансамблен оештырып, башлап җибәрүче дә ул. Армия сафларында хезмәт иткәндә үк гитарада үзе уйнап, татарча җырлап күпләрне шаккатырган егет. Армиядән кайткач, Түбән Кама музыка училищесында уку белән бергә, завод үзешчәннәренең сәнгать җитәкчесе һәм баянчы, милли халык уен кораллары ансамбле җитәкчесе булып эшли. 1979 елда татар вокал-инструменталь ансамбль оештыручы да тынгысыз, татар моңына гашыйк Флүр Гайнемөхәммәтов була. Озак та үтми, 1981 елда «Нефтехим» клубына йөрүчеләрне оештыра, ансамбль эшчәнлеген тагын да киңәйтеп, «Ләззәт» эстрада ансамбле дип атап йөртә башлыйлар. Коллектив беренчеләрдән булып Сабантуйларда татарча мәйданчык оештыручы, татар егетләре-кызлары өчен «пятачок»лар ясаучы. Ә 1988 елда «Ләззәт» ансамбленә «Халык коллективы» исеме бирелә. Менә шул вакытлардан бирле коллектив республикада үткәрелгән бик күп конкурслар, фестивальләр җиңүчесе.
Танылган музыкантлар Мохтар Минһаҗев, Синель Низамов, драматург, күп көйләр авторы, шагыйрь Зөлфәт Хәким, җырчылар Зөлфия Минһаҗева, Җәмил Шәйхетдинов, «Мунча ташы»ның төп «кыздыручы»лары Рөстәм Рахманкул белән Гамил Әсхәдулла – алар барысы да иҗат юлын «Ләззәт» белән башлап җибәрүчеләр.
Кичәдәдә Зоя-Рөстәм Рахманкуловлар дуэты, Элина һәм Айназ Хәйруллиннарның, Илшат Нотфуллин, Илшат Нәбиуллин, Гөлсинә Нигъмәтуллина, Зөһрә Аитова, Салават Шәрифуллинның чыгышлары көчле алкышларга күмелде.
Рәзинә һәм Флүр Гайнемөхәммәтовларның нәсел дәвамчылары – кызлары Иркә һәм уллары Ирекнең җырлауларын да тамашачылар аеруча үз итте, бик озак кул чапты. Сүз уңаеннан, Гайнемөхәммәтовларның өч буынын берләштергән «Сандугачлар оясы» шәһәребездә генә түгел, республикабызда да киң танылды һәм яратып кабул ителде.
Кичәдән без – аксакаллар һәм барлык тамашачылар ял итеп, рухи байлык алып, милләтебезнең күренекле уллары кызлары белән зур горурлану хисләре алып кайттык. Сезнең мәдәниятебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклауда һәм үстерүдә зур өлеш кертүегезгә сокланабыз, киләчәктә дә тоткан кыйблагыздан тайпылмый, милләтебезгә хезмәт итәрсез дип ышанып калабыз. Сәламәт булыгыз, уңышлар Сезнең барыгызга да «Ләззәт»леләр!
Суфиян МИНҺАҖЕВ, Мәгариф ветераны,аксакаллар шурасы әгъзасы.
Алмаз Фәттахов фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев