Туган як

Ярышта сынатмаганнар

Янгын сүндерүчеләр аркылы борыста күтәрелү буенча ярышканнар.

14 янгын сүндерү-коткару часте һәм отряд идарәсе 10 ар кешелек команда туплаган. Көн бозылуга карамастан, көчле затлар сынатмаска тырышкан. Узган елдагыча, ярышта 92 нче янгын сүндерү-коткару часте (СКЧ) бүлеге командиры Леонид Советников җиңгән. Ул 45 мәртәбә күтәрелгән. Икенче урын яулаган 93 нче СКЧ хезмәткәре Рәмис Гыйрфанов 40 мәртәбә күтәрелгән. 44 нче СКЧ хезмәткәре Руслан Хәмидуллин, 38 тапкыр күтәрелеп, өченче урынны алган. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: