Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яртыеллык лотерея уйнатылачак

«Туган як»ка язылу өчен санаулы гына көннәр калды. Соңга калсагыз, 1 гыйнвардан сезгә газета килү туктаячак. Почтага яки редакциягә кереп чыгарга вакыт табыгыз, кадерле укучыларыбыз! «Мунча»га барачаклар Вәгъдә ителгәнчә, «Туган як»ка язылган кешеләр арасында «Мунча ташы» театрының халык соравы буенча кабатлап күрсәтеләчәк «Тукран тәүбәсе» дигән яңа программасына дүрт чакыру билеты...

«Туган як»ка язылу өчен санаулы гына көннәр калды. Соңга калсагыз, 1 гыйнвардан сезгә газета килү туктаячак. Почтага яки редакциягә кереп чыгарга вакыт табыгыз, кадерле укучыларыбыз!
«Мунча»га барачаклар
Вәгъдә ителгәнчә, «Туган як»ка язылган кешеләр арасында «Мунча ташы» театрының халык соравы буенча кабатлап күрсәтеләчәк «Тукран тәүбәсе» дигән яңа программасына дүрт чакыру билеты уйнаттык.
Билгеләнгән вакытта редакциягә килгән пенсионерлар Минзирә һәм Инил Каюмовлар комиссия әгъзалары булды. Алар «Мунча ташы»на барырга теләүчеләрнең номерлары язылган кәгазьләре тартмада болгатып, дүртесен тартып чыгардылар. Отыш ияләре: Нина Макарова (Тукай урамы 24), Җәүдәт Сәхәбиев (Тынычлык урамы, 5), Разия Ибраһимова (Красный Ключ поселогы, Садовая урамы, 27) һәм Галия Асылкаева (Төзүчеләр поселогы, Романтиклар урамы, 50). Котлыйбыз!
Ә чиратта - тамадалар!
14 декабрьдә Халык иҗаты йортында «Тамадалар кыздыра» дигән шоу-концерт була. Анда туйлар, юбилейлар, корпоратив мәҗлесләр алып баручы танылган артистлар үзләренең сәхнә осталыкларын күрсәтәчәк.
Түбән Камада беренче мәртәбә булачак шушы үзенчәлекле шоу-концерт-ны бушлай барып карау мөмкинлеге бар! Моның өчен киләсе атна башында безнең редакциягә килеп, «Туган як»ка язылырга гына кирәк. Һәм сораган кешегә алтынчы рәттән бушлай бер билет бирәбез (чакыру билеты түгел, кассадан алынган 500 сумлык билет). Бу билетлар бездә егерме ике данә, димәк, алданрак килгән егерме ике кешегә җитәчәк!
Шушы күңелле шоу-концертта рәхәтләнеп күңел ачу белән беррәттән, булачак тантаналарыгыз өчен тамада сайлап кую мөмкинлегеннән файдаланып калыгыз.
Лотереядә - шәп призлар
Инде хәбәр иткәнебезчә, «Туган як»ның яртыеллык лотереясе 25 декабрьдә үткәрелеп, кимендә 30 яхшы приз уйнатылачак. Алар арасында: «Спортмастер» кибетенә 5 мең сумлык карта, «Эльдорадо» кибетенә 3 мең сумлык карта, телевизордан 20 каналны югары сыйфат белән күрсәтә торган приставкалар, юрган, мангал, картина, чәй сервизы, төрле савыт-саба җыелмалары, кухня кирәк-яраклары, чәчәк вазалары, «Туган як» юбилеена чыгарылган «фирменный» кружкалар белән магнитиклар һ.б. Призлар фондын туплау дәвам итә, тулы исемлеген һәм иң зур отыш нәрсә буласын соңрак хәбәр итәрбез.
Лотерея билеты «Туган як»ның 13 ноябрь санында чыкты. Аны газетадан кисеп алып, тутырып, редакциягә алып килергә онытмагыз. Почта аша да җибәрергә була. Әгәр «Туган як»ның ул санын югалткан булсагыз, лотерея билетын редакциядә алырга мөмкин (бәясе - 5 сум).
Лотереядә бары тик «Туган як»ка 2016 елның беренче яртысына (яки ел буена) язылган кешеләр генә катнаштырыла. Отышлар язылу ведомостьлары буенча тикшергәч кенә тапшырылачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев